Төньяк Корея 17 диңгезче булган Русия көймәсен тоткарлады

Төньяк Корея чик сакчылары Русиянең "Сянхайлинь-8" балык тоту көймәсен тоткарлаган. Көймә хуҗасы булган ширкәт бу вакыйганың 17 июльдә булганын, ләкин 23 июль генә билгеле булганын хәбәр иткән.

Көймә чикне канунсыз узу сәбәпле ярдан 50 диңгез милясы ераклыкта тоткарланган диелә. "Кореялеләр никтер 50 миля аларның "хәрби саклау" зонасы дип уйлап тапканнар, бу бернинди халыкара институт тарафыннан танылмый. Безгә моны илчелектә әйттеләр", диде ширкәт хуҗаларының берсе Виктор Седлер.

Көймәдә 17 диңгезче булган. Алар арасында 15 кеше - Русия ватандашы, тагын ике кеше - Көньяк Корея ватандашы. Алар барысы да тоткарланган.

БМОның диңгез хокукы турында конвенциясе нигезендә, дәүләтнең территориаль сулары булып ярдан 12 диңгез милясы санала.