Кырымда "Хизб ут-Тәхрир" эше нигезендә гаепләнүче өч мөселман психиатрия хастаханәсенә ябылган

Хастаханәнең элмә тактасы.Архив фотосы.

25 июль көнне Кырымда “Хазб ут-Тәхрир” эше нигезендә гаепләнүче өч мөселманны психиатрия хастаханәсенә салганнар. Бу хакта Крым.Реалиига адвокат Эдем Семедляев белдергән.

Семедляев адвокаты буларак Арсен Абхаиров янына Тикшерү изоляторына "эләгә алмагач”, психиатрия хастаханәсенә киткән, чөнки аны күптән түгел стационар экспертизасы карары белән таныштырган булганнар.

Семедляев әйтүенчә, Абхаиров үзен "ярыйсы хис итә", әмма "психиатрия хастаханәсенә ябу аны кимсетә". Адвокат моны "үч алу психиатрия формасы" буларак кабул итә.

"Бу кешеләр тикшерүчеләр белән хезмәттәшлек итүдән баш тарткан өчен һәм аларга тагылган гаеп белән килешмичә, үзләрен террорчылар дип танымаулары сәбәпле психиатрия хастаханәсе кебек бинага ябылганнар", ди адвокат.

Семедляев әйтүенчә, Арсен Абхаировтан тыш, психиатрия хастаханәсенә Рөстәм Эмирусеинов һәм Эскендер Абдулганиев ябылган.

Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте бу мәсьәләдә бернинди вңлвтсв бирми.

2019 елның февралендә Русия тарафыннан аннексияләнгән Кырымда Федераль иминлек хезмәте хезмәткәрләре Курман районының (Красногвардейский) Буюк Онлар (Октябрьское) авылында кырымтатарлар йортларында тентү уздырды һәм Эскендера Абдулганиев, Арсен Абхаиров һәм Рөстәм Эмирусеиновны сак астына алды. Аларны Русиядә тыелган “Хизб ут-Тәхрир” эшенә бәйле булуда гаеплиләр. Мәхкәмә аларны 13 сентябрьгә кадәр сак астында калдырды.