Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте 1 августка кадәр Бердәм дәүләт имтиханнарына бәйле тәкъдимнәр кабул ителүен искә төшерде.
"БДИны камилләштерү турында тәкъдимнәр кабул итү төгәлләнә. Әгәр сезнең конструктив идеяләр һәм тәкъдимнәр бар икән, аларны 1 августка кадәр электрон почтага җибәрергә кирәк", диелә Рособрнадзорның Вконтактедагы төркемендә.
Русиядә милли телләрдә белем алу тыелмаган, әмма активистлар фикеренчә, дәүләт Бердәм дәүләт имтиханын урыс телендә генә бирү таләбе куйганлыктан, ата-аналар урыс телле мәктәпләр сайларга мәҗбүр.
Күптән түгел Казанга килгән Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасының (ЕИХО) милли азчылыклар эшләре югары комиссары Ламберто Заньер да мәктәпне тәмамлаганда имтиханны туган телдә тапшыру мөмкинлеге булмаганга гаҗәпләнүләрен белдергән иде.