Мәскәүдә тәртипсезлекләр эше нигезендә тагын бер кеше – Айдар Гобәйдуллинга гаепләү белдерелгән

27 июльдә Мәскәүдә

Мәскәүле Айдар Гобәйдуллинга массакүләм тәртипсезлекләрдә катнашканы өчен сигез елга кадәр төрмә җәзасы яный.

Мәскәүдә 27 июльдә булган тәртипсезлекләргә бәйле ачылган җинаять эше нигезендә җомга тагын бер кешегә гаепләү белдерелгән. Мәскәү кешесе Айдар Гобәйдуллинны тәртипсезлекләрдә катнашуда гаеплиләр, әлеге маддә сигез елга кадәр иректән мәхрүм итүне күз уңында тота. Гаепләү белдерелү турында адвокатка сылтанып ТАСС яза.

МБХ-Медиа фаразлавынча, Гобәйдуллин 2018 елда Мәскәү физика-технология институтын тәмамлаган булырга мөмкин.

Гобәйдуллин әлеге эш нигезендә 11нче гаепләнүче. Моңа кадәр тугыз кеше тикшерү изоляторларына җибәрелде. Тагын бер кешегә – Сергей Фоминга чикләү чарасы бүген, 9 августта билгеләнер дип көтелә.

  • 27 июльдә Мәскәүдә шәһәр шурасына сайлауны гадел итеп уздыруны, бәйсез намзәтләрне дә теркәүне таләп узган урам чарасы узды. Хокук яклаучылар исәпләвенчә, анда 1373 кеше тоткарланган. Аларның 200дән артыгы төнне полиция бүлекләрендә уздырган. Протестта катнашучы 70тән артык кеше төрле тән җәрәхәтләре алган.