Зеленский кырымтатар лидерлары белән сәяси тоткыннар һәм Кырымның деоккупациясе турында сөйләште

Кырымтатар лидерлары Владимир Зеленский белән очрашуда

Украина президентына кырымтатар лидерлары оккупацияләнгән ярымутраудагы хәлләр турында сөйләгән, Кырым һәм Акъяр җирләрендә сәяси тоткыннарның хокукларын яклау турында фикер алышу булган.

9 август Халыкара асаба халыклар көнендә Украина президенты Владимир Зеленский кырымтатар халкы вәкилләре - Мәҗлес башлыгы Рефат Чубаров, крымтатар халкының милли лидеры Мостафа Җәмилев һәм Корылтай делегаты Рустем Умеров белән очрашты.

Бу хакта Украина президенты Офисы сайтында хәбәр ителә.

Хәбәрдә әйтелгәнчә, очрашуның максаты - "президент Офисының һәм Мәҗлеснең хезмәттәшлеген тирәнәйтү, ярымутрауны деоккупацияләүдә һәм аның реинтеграциясендә көчләрне координацияләү".

Очрашуда кеше хокуклары, аерым алганда аннексияләнгән Кырым һәм Акъяр җирләрендә сәяси тоткыннарның хокукларын яклау турында да фикер алышканнар.

"Мостафа Җәмилев һәм Рефат Чубаров Украина башлыгына оккупацияләнгән ярымутраудагы хәлләр турында сөйләде. Кырымтатар лидеры Кырымда асаба халыкка басым баруына игътибар итте", диелә хәбәрдә.

Чубаров һәм Җәмилев ярымутрауда кеше хокукларын теркәп бару өчен даими күзәтү миссиясен кертү мәсьәләсен халыкара мәйданда күтәрергә тәкъдим иткән.

Кырымтатар вәкилләре мондый хокукларның БМОның кеше хркуклары күзәтү төркемендә һәм Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасының (ЕИХО) күзәтү миссиясендә барлыгын искәртә. Алар Украинаның вакытлыча оккупацияләнгән Донецки һәм Луһански өлкәләрендә эшли.

"Безгә бөтен мәйданнарда ЕИХОның күзәтү миссиясе Кырымга керү хокукы алу өчен тырышырга кирәк", дигән Чубаров.

Соңрак Җәмилев Крым.Реалиига сөйләвенчә, Зеленский барлык тәкъдимнәрне язмача кертүне сораган.

9 августта Украинада һәм бөтен дөньяда Халыкара асаба халыклар көне билгеләнә. Ул 1994 елда БМОның гомум мәҗлесе тарафыннан расланды.

2014 елның 20 мартында Украинаның Югары Радасы кырымтатарларны Кырымның асаба халкы дип таныды. Украина кырымтатар халкының асаба халык буларак һәм илнең бөтен милли азчылыкларының этник, мәдәни, тел һәм дин үзенчәлекләрен саклау һәм үстерү гарантиясе белән чыкты.