Мөрәҗәгатьне алар Русия президенты Владимир Путин, Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Югары мәхкәмәсе рәисе Илгиз Гыйләҗевкә юллаган.
Август башында Вахит Имамовның 1991 елда чыккан "Яшерелгән тарих" ("Запрятанная история татар") китабын Решитский фамилияле кеше мәхкәмәгә бирде, ул әсәрне экстремист әдәбият дип тануны таләп итә. Бу эш кысасында мәхкәмәнең беренче утырышы 26 августка билгеләнгән.
Мәскәү татарлары китапны тыюны "экстремизмга каршы көрәшәбез дигән булып, татар язучысының тарихи әсәрен тыярга маташу, объектив тарихны яктыртуга каршы төшү" дип бәяли. "XXI гасырда китапны тыярга омтылу – кыргыйлык!", дип яза авторлар.
Вахит Имамов үз әсәрендә татар халкының урыс колонизаторларына каршы көрәшен тасвирлый. Анда урыс патшаларының татар җирләрен басып алулары, көчләп чукындырулары, баш күтәрүләрне рәхимсез бастырулары бәян ителә.
"Һәр халыкның тарихи вакыйгаларга үз карашы булырга хокукы бар. 25 ел элек язылган китап моңа кадәр бер канәгатьсезлек тә тудырмады. Тарихны киредән күчереп язу патша чорында да, Сталин чорында да гел булган", дип искәртә мөрәҗәгатьтә Мәскәү татарлары.
"Китап урыс халкына карата нәфрәт уята дип әйтү - провокация. Урыслар ул вакытта үзләре дә кол булып яшәгән. Монда патша режимы фаш ителә. Татарларның һәм башка халыкларның милли тарихларын яктыртуда нинди дә булса чиләүләр һәм тыюлар кертүне туктатуны таләп итәбез!" диелгән хатта.
Мөрәҗәгатькә имзалар җыю 22 августка кадәр барачак.
БУ ТЕМАГА: Китапка мәхкәмә: Вахит Имамовка нигә бәйләнәләр?
Язучы Вахит Имамов китапны тыю турында кузгатылган эшне “куркытырга маташу” дип бәяләде. "Яшерелгән тарих" китабы 12 телгә тәрҗемә ителгән. Казакъстанда ул 55 мең тираж белән чыккан.
Күптән түгел Бөтентатар иҗтимагый үзәге дә "Яшерелгән тарих" китабын экстремистик дип тану эшен туктатуны таләп итеп мөрәҗәгать таратты.