Сенаторлар Трампны кичекмәстән Украинага финанс ярдәм күрсәтергә чакыра

Украин хәрбиләре Javelin ракеты белән күнегүләр уздыра

Республиканнар һәм демократлардан торган бер төркем сенаторлар АКШ президенты Дональд Трампны Украинага кичекмәстән 250 милн доллар күләмендә финанс ярдәм бүлергә чакырып хат җибәрде. 

Украинага финанс ярдәм турында документлар Конгресс тарафыннан хупланган иде, әмма Дональд Трамп идарәсе Киевка акча әлегә бүлмәде. Моның сәбәпләре ачык түгел.

Матбугат чаралары язуынча, Ак йорт бүленгән акчаларның АКШ мәнфәгатьләрендә тотылачагына ышанырга тели. Трампның тышкы сәясәтендә бу төп шарт булып тора.

Сенаторлар үзләренең хатында Вашингтонның Украинага 2014 елгы Кырым аннексиясеннән соң җибәрелә башлаган ярдәме украин хәрбиләренә Русия агрессиясеннән сакланыр өчен осталыкларын үстерергә мөмкинлек бирде диелә.

Politico элегрәк хәбәр итүенчә, финанслауны туткатып торырга Трамп кушкан. Ул дәүләт иминлеге өчен җавап бирүче такымыннан Украинаны бу өлкәдә финанслау програмын яңадан карауны сораган. Акчалар АКШ саклану министрлыгы исәбендә ята һәм Ак йорт рөхсәт бирү белән Пентагон аларны Киевка җибәрергә әзер диелә.

250 млн доллар Украинаның дәүләт иминлеген тәэмин итүгә, шул исәптән, хәрбиләрне өйрәтүгә, җиһазлар алуга һәм күзләүгә бирелә. Әлеге акчаның 50 млн долларын Конгресс корал өчен бүлгән. 2018 елда АКШ Украинага танкларга каршы торучы Javelin ракетлары тапшырды.

Украина президенты Владимир Зеленский белән 1 сентябрьдә очрашу вакытында АКШ вице-президенты Майк Пенс АКШ Украинага теләктәшлек күрсәтүне дәвам итәчәк диде, әмма финансларның кайчан күчереләчәген әйтмәде. Ул Трамп идарәсендә әлегә мәсьәлә турында фикер алышулар бара диде.