Татарстанда сайлауга татарча чакыруларда тавыш бирү урыны күрсәтелмәүгә зарланалар

Тавыш бирү урынының адресын күрсәтми генә җибәрелгән татарча чакыру кагәзе

Дәүләт шурасы депутатлары өчен кайда тавыш биреп булуы турында мәгълүматны урысча чакыруларда гына язу очракларының күп булуы ачыкланды.

Чаллыда Татарстан Дәүләт шурасы сайлавына татарча чакыру кагәзьләрен тавыш бирүнең кайда узачагын язмый гына таратканнар. Чакыру кагәзьләре Казанда 1,6 млн тираж белән басылган. Бер ягы урысча, бер ягы татарча бастырылган бу чакыруларда тавыш бирүнең кайда узачагы турында мәгълүматны җирле сайлау комиссияләре тутырырга тиеш. Күп кенә чакыруларның татар телендәге ягына тавыш бирү урынының адресы язылмаганлыгы ачыкланды, бары урыс телле ягында гына язылган.

Азатлык чакыруда язылган 8-800-707-2019 телефон номерына шалтырататып бу хәлгә ачыклау кертүне сорады. Татарстан үзәк сайлау комиссиясе хезмәткәре Валентина Каменкова "Әйе андый күренеш бар, республика буенча ризасызлык белдерүчеләр күп, безгә шалтыраталар", дип җавап бирде.

Чаллының Үзәк районы сайлау комиссиясе хезмәткәре Ольга Калинина чакыру кәгазләренең татарча өлеше тутырылмау турындагы сорауга "Бу бик кызганыч", дип җавап бирде.