Татарстанда парламент сайлауда 5% киртәне "Бердәм Русия" һәм КПРФ уза

Татарстанда сайлау

Татарстан парламентына сайлауда "Бердәм Русия" фиркасе җиңә. Ул 72,53% җыя. 2014 елгы сайлауда 84,3% алган иде. Икенче урында 10,7% белән КПРФ. Ул парламентта үз позицияләрен ныгыта.

Татарстан үзәк сайлау комиссиясе Дәүләт шурасына сайлауның беренчел нәтиҗәләрен игълан итте. Дүшәмбе иртәнге 8:30 сәгатькә булган мәгълүматка караганда, сайлау беркетмәләренең 99%ы саналган. Хакимияттәге "Бердәм Русия" фиркасе 72,53% тавыш җыя. Икенче урында - КПРФ (10,7%).

"Гадел Русия" - 3,93%, ЛДПР - 3,77%, "Русия коммунистлары" - 3,66%, "Пенсионерлар фиркасе" - 2,46%, "Партия роста" 1,82% тавыш җыйган.

Шулай итеп, 5% сайлау киртәсен, элекке еллардагы кебек, "Бердәм Русия" белән КПРФ кына узган. 2014 елгы сайлау белән чагыштырганда, хакимият фиркасенең тавышлары бераз кимегән (ул вакытта 84,3% иде), ә КПРФныкы ике тапкыр диярлек арткан (2014 елда 5,5% иде).

Фирка исемлекләреннән парламенттагы 50 мандантның биш-алтысы КПРФ вәкилләренә бирелергә мөмкин.

Беренчел мәгълүматларга караганда, яңа чакырылыш Дәүләт шурасына бер мандатлы сайлау бүлгеләреннән оппозициянең өч вәкиле уза. 4нче санлы сайлау бүлгесендә "Гадел Русия" вәкиле Алмир Михеев, 20нче санлы сайлау бүлгесендә "Партия Роста" фиркасенең Татарстан бүлеге җитәкчесе Олег Коробченко, 42нче Мендеелевски бүлгесендә ЛДПРдан Эдуард Шәрәфиев җиңү яулаган.

Тавыш бирүгә сайлаучыларның 70%ы килгән. Казанда әлеге күрсәткеч 51%тан арткан. Шәһәр мэры Илсур Метшин "бу сан белән Казан Петербур һәм Мәскәүне узды", дип хисап бирергә дә өлгерде.

Петербурда тавыш бирергә килүчеләр 23%, Мәскәүдә 20% тирәсе тәшкил иткән.