20 сентябрь Татарстан мәгариф һәм фән министры Рәфис Борһанов татар зыялылары белән очрашты. Түгәрәк өстәл рәвешендә узган утырышка язучылар, сәнгать әһелләре, театр җитәкчеләре, мәктәп мөдирләре, телевидение вәкилләре килгән иде. Җәмгысе – 30га якын кеше.
Очрашу алдан планлаштырылмаган булган, министрлыкта тиз арада зыялыларны җыярга карар иткәннәр. Утырышка килүчеләрне 3-4 көн элек шалтратып чакырганнар. Моңа нәрсә сәбәп булганын очрашуда аңлатып тормадылар. Күрәсең, Разин фаҗигасеннән соң Татарстанда татар зыялыларының тавыш чыгарып йөрүеннән шүрләгәннәр. Утырышта да Разин фаҗигасен берничә тапкыр телгә алдылар. Шулай да очрашуны ярым ябык рәвештә үткәрделәр. Рәсми матбугат чарасыннан кала, башка журналистлар утырышка чакырылмады. Шул рәвешле зыялыларның моң-зарын читкә чыгармавын министрлыкта алдан хәстәрләгәннәр. Азатлык әлеге очрашуның аудиоязмасын ала алды.
Министр: "Үзебезнең ресурс җитмәсә, президентка мөрәҗәгать итеп була"
Мәгариф министры Рәфис Борһанов очрашуны фәкать татар телендә генә алып барды. Милли проблемнар турында артык сөйләргә яратмаган министр чыгышы башында ук татар телендә белем бирү өчен күп кенә каршылыклар булганын яшермәде. Бу – Русия кануннары, федераль стандартлар. Мәгълүмат өчен, Татарстанда татар телендә белем һәм тәрбия бирүче 764 балалар бакчасы, 517 мәктәп һәм шуларның 183 филиалында татар телендә белем һәм тәрбия бирә икән.
"Бүген урыс баласы туган тел дип татар телен, татар баласы – урыс телен, мордва – татарчаны сайлый ала. Моны канун нигезендә үзгәртергә кирәк. Миңтимер Шәймиев (Татарстан дәүләт киңәшчесе – ред.) бу хакта Ольга Васильева (Русия мәгариф министры – ред.) белән сөйләшкән иде. Ул да бу фикерне хуплаган иде.
Бюджетның өчтән бер өлеше мәгарифкә тотыла
Бер яктан, телләр турында канун бар. Бюджетның өчтән бер өлеше мәгарифкә тотыла. Ләкин бөтенесен дә эшләдек дип әйтеп булмый. Татарча сөйләшү, татар телен белү кими бара, кызганычка. Миңтимер Шәймиев җитәкләгән полилингваль мәктәпләр төзү програмы шунлыктан барлыкка килде", диде Борһанов.
Шушы хисаптан соң, мәгариф министры татар зыялыларына мөрәҗәгать итте. Ул яңа алымнар белән эшләргә, план төзеп эш итәргә чакырды.
"Шәһәрләрдә, авылларда эшләргә кирәк. Мәктәпләрдәге 500 кешелек залларда, авылларда клублар җыеп, концерт куеп, шигырь сөйләп, фикер алышып утыра торган җирләр бар. Әгәр үзебезнең ресурс җитми икән, президентка мөрәҗәгать итеп була", диде Рәфис Борһанов зыялыларга.
"Парламент безне чакырмый, министрлыклар җавап бирми"
Ләкин зыялыларны рәсми саннар артык кызыксындырмады. Һәрберсе бүгенге вазгыятьне тасвирларга һәм хәл итү юлларын күрсәтергә ашыкты. Беренче итеп сүз алган Татарстан язучылар берлеге рәисе Данил Салихов Удмуртиядә тел өчен үзен-үзе яндырган Альберт Разин фаҗигасенә ишарәләп, зыялылар фикеренә дәүләт органнарында да, беренче чиратта, парламентта да игътибар булмавын сөйләде.
"Күрше республикадагы хәлләрне аңлагансыздыр. Минем дә күзем ачыла бара. Минем язучыларым кул кушырып утырмауны таләп итә. Без ике кулны сызганып тел мәсьәләсендә эшли башлыйбыз. Яңа депутатлар җыелды. Алар да үз сүзләрен әйтер дип уйлыйбыз. Безнең язучыларның парламентка әйтәсе сүзе бар. Анда безне чакыручы кеше юк. Язучы кеше анда булырга тиеш. Министрлыклар белән очрашып сөйләшә алганыбыз юк. Мин хатлар юлладым. Ялган сүз түгел. Ул хатларга мин җавап ала алмадым", ди Данил Салихов.
Язучылар берлеге рәисе республикадагы балалар бакчаларын һәм мәктәпләрдә оештырылган эшне тәнкыйтьләде.
"Мәктәпләрдә дә мин татар теле үлә, башка эш эзләгез, татар теле укытучысы кирәкмәячәк, дигән сүзләрне укытучылардан да ишетәм. Яшь буынны кысрыклау дигән әйбер дә бар. Әгәр дә без киләчәктә татар теле укытучыларын тәрбияләмибез икән, әгәр дә без аларның сәгатьләрен үзебезгә тартып алабыз икән, яшь белгеч мәктәптән китә. Бу әйберләрне сез тикшерергә тиешсез", ди Салихов.
"КФУдан педагогик университетны аерып чыгарырга вакыт җиткәндер"
Шагыйрь Ренат Харис өч тәкъдим белән килгән иде. Шуларның берсе – мөстәкыйль педагогик университет булдыру. Ул аны Казан федераль университетыннан аерып чыгарырга кирәк ди.
"Стратегик хатаны төзәтергә кирәк. Казан федераль университетында тел һәм әдәбият белгечләрен әзерлиләр. Ләкин укытучылар әзерләмиләр. Алар кирәк. Шул очракта гына тактика кулланып эшли торган стратегия булдыра алабыз. Бу кемгәдер авырдыр. Заманында Казан федераль университетын зур итеп күрсәтергә кирәк булгандыр. Аерылып чыгарга вакыт җиткәндер. Әгәр дә безнең республикабызда мөстәкыйль педагогика университеты булмаса, эшләр яхшыга бармаячак", диде Ренат Харис.
Ләкин мәгариф министры Борһанов әлеге тәкъдимгә бернинди фикер дә белдермәде. Мөгаен, әлегә бу ябык темадыр. Ике ел элек Татарстан президенты үз юлламасында педагогика институты булдырылачак дип ышандырса да, бернинди уку йорты да оештырылмады.
Ренат Харис министрларның татар матбугатына язылмавын тәнкыйтьләде һәм Татарстанның эре ширкәтләре хисабына татар гаиләләренә бушлай газет-журналларга язылуны оештырырга кирәк дип белдерде. Һәм татар телен кухня теле буларак саклап калырга чакырды.
Татар телен кухня теле итеп саклап кала алсак, ул парламентка да үтеп керә
"Татар телен кухня теле итеп саклап кала алсак, ул Татарстан парламентына да, Башкортстан парламентына да үтеп керә. Безгә кухня теле турында кайгыртырга кирәк. Иң зур проблем – өйдә татарча сөйләшмиләр. Телгә игътибар – ул республикага булган игътибардан башлана. Махсус дәреслек кертергә кирәк. Дәүләт символлары турында сөйләп, балаларның йөрәгенә ишек ачып куябыз. Республикага ихтирамы булган кешедә теленә дә ихтирам булачак. Конкрет тәкъдим", диде Харис һәм Борһановка үз шелтәсен дә белдерде:
“Рәфис әфәнде, сез күрше-тирәдәге республикаларда тел мәсьәләсе безнекеннән дә начар дидегез. Бу аклануга сәбәп түгел. Мордовия, Киров, Удмуртиянең минуслы булган яшәү тәҗрибәсен уңышлы үрнәк итеп куюлары да мөмкин. Димәк, безгә Мәскәүдәге депутатларыбыз аша, үз мөмкинлекләребездән чыгып, төрле семинарлар оештырырга кирәк. Алар безгә үрнәк булып тормасыннар. Алар да кыбырсынсыннар, уйласыннар, нәрсәләрендер данласыннар”, дип мөрәҗәгать итте шагыйрь министрга.
Бу юлы Рәфис Борһанов Ренат Харисны җавапсыз калдырмады.
Ата-аналар башкорт телен өйрәнергә теләмибез диделәр
"Мин башка республикалар бездән начаррак дип мактанып әйтмәдем. Шул хәлгә җитмәбез дип ышанам дип әйттем. Канунга үзгәрешләр кертүне сорап, 60лап төбәккә үз тәкъдимнәребезне җибәргән идек. Башкортларны ал, Кавказларны – берсе дә безгә кулын сузмады. Башкорт күршеләребез Чаллыда башкорт сыйныфларын ачмакчы иде. Параллель класста 8 кеше булса, укытучы белән тәэмин итә алабыз, ә башкортларга 5 укучыга да укытучы бирәбез дидек. Министрлары килеп ата-аналарны җыеп бер сыйныф та оештырырга үгетли алмадылар. Күзләренә карап, башкорт телен өйрәнергә теләмибез диделәр. 25 ел элек мондый нәрсә буласын кем уйлаган? Аз гына дилбегәне җибәрсәң, аны кире тарттырып булмаганны күрдек", диде Борһанов.
Разил Вәлиев: "Татар мәктәпләре җимерек хәлдә"
Халык шагыйре Разил Вәлиев исә Татарстан үзе булдыра алганны эшләргә тиеш ди. Әйтик, татар мәктәпләренең биналары таушалуы, тиешле җиһазлар белән тәэмин ителмәвенә ишарәләде.
"Республикада без нәрсә эшли алабыз? Мин Яшел Үзән шәһәренең 5нче татар гимназиясендә булдым. Мәктәпнең бер бинасын төзекләндергәннәр. Икенчесендә җимерелеп төшәр дип тәрәзәгә кагылырга куркалар. Татар мәктәпләре үрнәк булырга тиеш. Кайсы ата-ана баласын җимерек мәктәпкә китерергә теләсен? Милли мәктәпләргә игътибарны арттырырга кирәк", диде Разил Вәлиев.
Элекке депутат дәүләт органнарына гына өмет итмәскә, ә җәмәгатьчелек белән эшләргә чакырды.
Җәмәгатьчелек белән күтәреп чыкмасак, дәүләт белән генә булмаячак
"Бүгенгә кадәр без Татарстан мәгариф канунын Русиянеке белән тәңгәлләштермәдек. Прокуратурадан әллә ничә тапкыр кисәтү килде. Күңелебез риза түгел. Могъҗиза көтәбез. Русия канунында федераль дәүләт стандартлары үзгәрергә тиеш дигән сүз бар иде. Федераль мәгариф стандартлары үзгәрмичә, Татарстан канунына төзәтмәләр кертмибез, дип әйттек прокуратурага. Аларның моңа дәлилләре юк. Без БДИны туган телдә бирү, дәүләт телләрен укыту таләбен куябыз. Җәмәгатьчелек белән бик нык итеп күтәреп чыкмасак, дәүләт белән генә булмаячак", диде Разил Вәлиев.
"Разин һәм Рамил вазгыятьне үзгәртте"
Удмуртиядә тел өчен үз-үзен яндырып үтергән Альберт Разин фаҗигасын ныклап бары Казанның 2нче татар гимназиясе мөдире Камәрия Хәмидуллина гына күтәреп чыкты.
"Бер кеше дә дөньяны үзгәртә ала. Удмуртиядәге вазгыятьне үзгәрттеме? Үзгәртте. Рамил Баһавиев (Казанның 2нче гимназиясе укучысы – ред.) 399 балл җыеп үзгәрттеме? Үзгәртте. Ул беренче интервьюсында ук 11нче сыйныфка кадәр бөтен фәннәрне татарча укыдым, репититор алмадым диде. Шуннан соң милли мәгариф турында башкача сөйләшә башладылар", диде Камәрия Хәмидуллина.
2нче гимназия мөдире сөйләгәнчә, Разин фаҗигасыннан соң икенче көнгә үк мәктәптә җыелыш үткәргәннәр һәм аерым дәресләрне интернетта туры трансляция аша күрсәтергә карар кылганнар.
"Җомга көнне дүрт укытучы туры трансляциядә дәрес бирделәр. Һәр дәресне ике хезмәткәр 10 минутлык итеп интернетта туры трансляциягә төшерде. 1 меңнән артык кеше карады. Ата-аналар төшке аш вакытында балаларының татарча белем алуын карап утырдылар. Балаларның үзләренә дә кызык булды. Әйтик, 11нче сыйныфта химия, 10нчы сыйныфта биология дәресен күрсәттек", дип сөйләде Камәрия Хәмидуллина.
"10-15 елдан татар театрлары урысча куя башлаячак"
Очрашуда театр өлкәсендә дә зур бәхәсләр булды. Утырышка Камал театры мөдире Илфир Якупов, Кариев театры мөдире Гүзәл Сәгыйтова, курчак театры баш режиссеры Илгиз Зәйниев чакырулы иде.
Татарга куркак куян түгел, ә бүре кирәк
Камал театры балалар өчен яңа спектакль әзерләнүе һәм балалар өчен аудиоәкиятләр яздыра башлаулары турында сөйләде. Илфир Якупов театр эшеннән читкә китеп, балалар өчен ике телдә сөйләшүче куян уенчыгы ясауларын сөйләде. Камәрия Хәмидуллина аңа җавап йөзеннән татарга куркак куян түгел, ә бүре кирәк диде. Озак кына көлешүләрдән соң иҗат әһелләре кабат театр темасына кайтты.
Дәүләт шурасына депутат булып сайланган шагыйрь Ркаил Зәйдулла Камал театрыннан кала, драма театрларының балалар өчен урысча спектакль куя башлавын тәнкыйтьләп чыкты.
"Димәк, 10-15 елдан соң театрлар спектакльләрне урысча куярга мәҗбүр булачак. Бүген ул бала чага, иртәгә – сайлаучы. Мәктәпләрдә дә спектакль куймыйлар. Әлеге канунны юкка чыгарырга кирәк. Бу бит ата-анадан акча җыю түгел, балаларны сәнгатькә якынайту, татарлаштыру чарасы", диде Ркаил Зәйдулла.
Сөйләшүгә "Әкият" курчак театры баш режиссеры Илгиз Зәйниев кушылды. Аның сүзләренчә, хәзер курчак театрына укырга керергә теләүче татарларга кытлык бар.
"Мин язучы, режиссер гына түгел. Мин ике курс чыгардым. Быел өченче курс җыйдым. Курчак театрына укырга керергә теләүче бик күп түгел. Кемнәр килде, шуны алдык. Сәхнә теленә ничек укытабыз диләр. Татар курсы. 12 баланың 4-5е татар телен белми. Аларны алмас идем, ул вакытта минем курс җыелмаячак. Хәзер башны ватабыз. Телне өйрәнсәң, бюджетка күчерәм дидем берсенә. Үзем булсам да, түлим. Хәзер наданнар килә. Аларны да безне укыткан кешеләр укыта бит инде", диде Илгиз Зәйниев.
Проблем бүтәндә – телне өйрәнергә теләүче юк. Чөнки ул тормышта кирәк түгел
"Очрашу хисап бирүгә әйләнеп бара. Билгеле, монда эшләмәгән кешене чакырмаганнар. Тәкъдим ителгән әйберләр бары корал, ысул гына. Без сөйләшүдә проблемның нигезенә күз салмадык. Телне өйрәнүнең мөмкинлекләре юк түгел. Театр да, телевидение дә, әдәбият та бар. Проблем бүтәндә – телне өйрәнергә теләүчеләр юк. Чөнки ул тормышта кирәк түгел. Без монда утырып кына хәл итә алмыйбыздыр. Проблемның берсе – мәктәп програмы артык авырлаштырылган. Бүген бишенче сыйныфта югары математика өйрәтәләр. Ул кирәк түгелдер. Ләкин бу монда утырып хәл итә торган эш түгел. Бала шул хәтле авыр програм белән укыганда, тормышында кирәк булмаячак, аның ипие аңарга бәйле булмаган телне ата-ананың укытасы килми", диде ярсып Илгиз Зәйниев.
"5-10 елдан Тукай турында сөйли торган фән докторы булмаска мөмкин"
Фән өлкәсендә дә вазгыять катлаулана бара. Татарстан фәннәр академиясенең вице-президенты Дания Заһидуллина татар темасын өйрәнүче фән эшлеклеләренең кими баруын әйтте.
"XX гасыр башында татар теле һумманитар гына түгел, барлык төгәл фәннәр теле буларак үсәргә тиеш дигән максат куйганнар. Әлбәттә, бүген без күреп торабыз, бу мәсьәләне кую да бик авыр. Чөнки татар телен фән теле буларак үстерер өчен ул гаиләдән, мәктәптән, югары уку йортыннан өзлексез рәвештә укытылырга тиеш. Шул вакытта гына аны фән теле буларак үстереп була. Бүген без Татарстанда нәрсә күрәбез? Безнең институтыбызда елына дүрт тапкыр чыга торган журнал бар. Физика, химия кебек фәннәрдән язучыларыбыз бик аз. Һумманитар өлкәдә илле яшьтән өлкән буыннан берничә кеше бар. Яшьрәкләр арасында юк дәрәҗәсендә”, диде Дания Заһидуллина.
Татарстан фәннәр академиясе вице-президенты инде хәзердән үк яшь татар телле фән эшлеклеләрен әзерли башларга кирәк, моның белән фәннәр академиясе белән мәгариф министрлыгы шөгыльләнергә тиеш ди.
"Татарстанда докторлар әзерләүне махсус игътибарга алырга тиеш булабыз. Без аерым кешеләрне әзерләргә тиеш. Совет чорында да шулай булган. Мәскәү, Петербурга җибәргәннәр. Миркасыйм Госманов, Әбрар Кәримуллиннарны. Шушы системны кабат кайтармасак, Татарстанда 5-10 елдан Тукай турында сөйли торган докторыбыз да булмаска мөмкин. Татар мәдәнияте, татар тарихы белән шөгыльләнә торган докторлар әзерләп, зур милли республикаларга, чит илләрдәге фәнни үзәкләргә җибәрергә, аларның фикерен үстерүне игътибарга алырга тиешбез. Бу бик әһәмиятле", диде Заһидуллина.
Мәгариф министры Рәфис Борһанов очрашуда модератор сыйфатындарак утырды. Ул татар зыялыларыннан тәкъдимнәрне язып җибәрүне сорады. Аларны тикшереп, кирәк икән, "экспертизага җибәреп", тормышка ашыру юлларын караячагын әйтте.