Уфаның 9нчы санлы полиция бүлеге җитәкчесе урынбасары Илья Тихомиров Башкортстан мөфтиятенә мәчетләрдә видеокамералар урнаштырырга, каравылчылар алырга, мәчеткә йөрүчеләрнең әйберләр саклау урыны булдырырга, шәхси әйберләрне саклау турында агитация материаллары чыгарырга тәкъдим итеп күрсәтмә җибәргән. Бу хакта "Коммерсантъ Уфа" яза.
Диния нәзарате башлыгы әлеге хатка бер ай эчендә җавап бирергә тиеш.
Күрсәтмә 17 сентябрь Уфаның Тукай урамындагы Беренче җәмигъ мәчетеннән билгесез кеше мәчеткә килүченең рюкзагын урлаганнан соң җибәрелгән. Китерелгән зыян күләме 9,5 мең сум дип бәяләнә. Полиция әлеге хәл мәчеттә күзәтү камералары, каравылчы, шәхси әйберләрне саклау тартмалары булмаганлыктан килеп чыккан дип саный.
Башкортстанда мөфти вазифаларын башкаручы Айнур Биргалин сүзләренчә, һәр мәхәллә бу күрсәтмәне үз хәленнән килгәнчә үтәячәк. Биргалин үзе исәпләп чыгаруынча, бер мәчеткә видеокамерлар кую кимендә 40 мең сумга төшә. "Күрсәтмәне бүгенге көндә үтәү мөмкин түгел диярлек, чөнки кайбер мәчетләрдә имамнар газ, су һәм электрга да бурычларын түләп бетерә алмый", ди Биргалин.
БУ ТЕМАГА: ФСБ Казан мәчетләрендә күзәтү камералары урнаштырырга телиКүптән түгел Татарстан мәчетләрендә дә өстәмә видеокамералар урнаштырылачагы билгеле булды. Мондый башлангыч белән республика мөселманнарының Диния нәзарәте чыккан. "Диния нәзарәтенең әлеге инициативасы "Имин шәһәр" програмы кысаларында башкарыла, тәкъдим Казан имам-мөхтәсибләре тарафыннан хупланган һәм мөселманнар мәнфәгатендә эшләнә. Програмны үтәү мөселманнарның конституцион хокукларын бозмый, чөнки бу шәхси мәгълүматны таратуны күздә тотмый", диелде Татарстан мөфтияте белдерүендә.
Өстәмә күзәтүгә кайбер имамнар һәм мәчетләргә йөрүчеләр каршы чыкты.