"Татар кызы" бәйгесе: токмач кисүдән — блогерлыкка

Чарадан күренеш

8 октябрь кичендә, Казанның "Түбәтәй" ресторанында, "Татар кызы" нинди сынаулар үтәргә тиеш?" дигән дискуссия узарга тиеш иде. Социаль челтәрдә таратылган афишадагы бу исемнән берни аңлашылмады, әмма игъланның "дискуссия" дигән өлеше зур өметләр уятты. Милли юнәлештә гаҗәеп мөһим темага фикер алышу, бәхәс булырга тиеш иде бу.

Кабат татарча сөйләшәләр

Чараны оештыручыларның берсе Алсу Хафиз әлеге дискуссиянең TatarTell дип аталган, рәсми булмаган яңа оешма кысаларында узуын әйтте.

Алсу Хафиз

— Без Ләйлә Лерон һәм Айнур Әхмәтов белән уйлаштык та, татар яшьләренә җыелып аралашу, татарча сөйләшү өчен берәр төркем булдырырга кирәк дип таптык. Тирә-якка карагыз, беркем дә татарча сөйләшми. Урамда татарча сөйләшүчеләр бик сирәк. Шуңа, җыелышып, татарча сөйләшү өчен, TatarTell дигән оешма ясадык. Һәр сишәмбе "Түбәтәй"дә яшьләр өчен очрашулар ясарга уйлап торабыз, диде Алсу.

"Шәрык клубы" таркалганнан бирле, "җыелышып татарча сөйләшергә" теләүче төркемнәр оеша һәм таркала тора. Соңгы ике елда "Фикер", "Алтын урта", "Чәйлик" һәм башка төркемнәр оешып таркалды. Быел менә тагын икәү пәйда булды: шушы TatarTell белән "Адәмнәр һәм Һавалар" төркемнәре.

Милләттән аерылгысыз токмач

Афишада дискуссиянең кайсы "Түбәйтәй"дә узасы төгәл күрсәтелмәгәнгәме, әлегә TatarTellне дә, алар уздырган чараларны да беркем белмәгәнгәме, яшьләр 20дән артык җыелмады.

Your browser doesn’t support HTML5

"Татар кызы" нинди сынаулар үтәргә тиеш?"

Ниһаять, чара башлану белән, афишада күрсәтелгән темага ачыклык кертелде. Оештыручыларга "Татар кызы" бәйгесендә ел саен кабатланучы сынаулар ошамый икән. Алар фикеренчә, 2011 елдан бирле уздырылган бәйге яңарырга, заманча төсмер алырга тиеш.

— Ул бәйгедә әле дә каз канаты белән нәрсәдер эшлиләр, токмач кисәләр. Боларның барысы да хәзерге замана хатын-кызларына кирәкме соң? Гомумән, шушы эшләрне башкара белгән хатын-кыз гына татар кызы була аламы? Шул хакта сөйләшебез килде, - диде Ләйлә Лерон.

Алсу Хафиз да, чараны ачып җибәргәндә шул ук сорауларны кабатлады.

— Ни өчен татар кыз бәйгесе сынауларында кызлар әле дә йә чигә, йә каз канатыннан нәрсәдер ясый? - диде ул.

Гүзәлия Гыйниятуллина

"Татар кызы" бәйгесен оештыручыларның берсе Гүзәлия Гыйниятуллина бәйгеләрнең аның белән генә чикләнмәвен җиткерергә тырышты.

— Кеше бәйгенең сәхнәдә узган ике сәгатьлек концерт өлешен генә күрә. Кызлар 15 көн дәвамында көн буе изү чигү, аш-су әзерләү белән генә шөгыльләнми. Төрле шәхесләр белән очрашалар, тарих өйрәнәләр, хореографлар белән эшлиләр. Безгә килгән һәр кызның ниндидер һөнәре бар. Ул ашарга пешереп, өендә ирен генә көтеп утырырга тиеш түгел, ә беренче чиратта шәхес буларак формалашырга тиеш. Без кызларга шул юлдан үсәргә кирәклеген күрсәтәбез. Ул ашарына да пешерә, бизнесын да алып бара, тирә-якта андый үрнәкләр бар, - диде Гүзәлия.

Алия Әхмәтова

Быелгы "Татар кызы" бәйгесендә финалга барып җиткән Казан кызы Алия Әхмәтова чигүне һәм токмач кисүне бәйгенең мөһим өлеше дип саный икән.

— Без инде кызларның чигүне, тарихны белүен, ашарга пешерә белүен сынамасак, нәкъ менә татар кызы нәрсәсе белән аерыла соң ул? Әлбәттә, татар кызы гореф-гадәтләрен дә белергә тиеш, әмма ул заманча кыз да, - диде Алия.

Гөлназ Гатина

"Татар кызы-2017" бәйгесе җиңүчесе Гөлназ Гатина да бәйге сынауларында токмач кисүнең мөһимлеген аерып күрсәтте.

— Без ул токмачны басып, вакытка кистек. Быел андый әйбер булмады. Татарстанда булган кызлар калфак чигүне дә, токмач кисүне дә белә. Ә менә чит төбәкләрдән килгән кызлар өчен ул яңалык булырга мөмкин, шуңа мин аларны кирәк дип уйлыйм. Хатын-кызны заманча итеп формалаштыруда аерып күрсәтерлек мөһим өстәмә сыйфатлар юк, - диде Гөлназ.

Заманча татар кызы камерага сөйли белергә тиеш

Алып баручы Алсу Хафиз чарага җыелган егетләргә мөрәҗәгать итте.

— Хатын-кызлар өйдә ирен генә көтеп утырырга тиешме, әллә шәхес буларак формалашырга тиешме? - дип сорады.

Өстәлгә өеп куелган өчпочмак, гөбәдия белән чәй эчеп утыручы егетләр башта сорауны ишетмәде. Тагын бер кабатлагач кына Ринат Исламов: "Аның яратуы шул ашарга пешерүдә күренә", - дип җаваплады.

Ленария Мөслим

Ленария Мөслим бәйгедә катнашучы кызларны татар дөньясын алга җибәрүдә ярдәм итәсе кадрлар итеп күрә икән.

— "Татар кызы" бәйгесендә катнашучыларны үзем дә күзәттем. Аралашканда әйттем: "Монда кайтыгыз, ниндидер проектларны үз өстегезгә алыгыз", дидем. Ул бәйгедән киткәч кызлар татар кызы булудан туктамый бит, аларның алдагы көннәре дә матур булырга тиеш, диде Ленария Мөслим.

Батыр Харисов

Бәйгегә яңалык кертү буенча нибары ике тәкъдим яңгырады. Батыр Харисов кызларның блоггерлык сәләтләрен тикшерергә, камерага сөйләтеп карарга кирәклеген әйтте.

— "Татар кызы" бәйгесенең финалга кадәрле өлешен, кайда барып, нишләп йөрүләрен төшереп, сөйләп йөрсеннәр. Социаль челтәрләргә куйсыннар. Эчке дөньяны күрсәтү өчен камерага сөйләтеп карарга кирәк. Үзен ничек тота, татарча сөйләшә беләме — шунда күренәчәк, - диде Батыр.

Чарада катнашучылар

Гөлназ Гатина исә, финалның сәхнәдәге өлешендә, кызларның үзләре турында сөйләү өлеше булса да кертергә кирәк, диде.

— "Татар кызы" конкурсын сәхнәдән генә күрүчеләр катнашучыларны бөтенләй белми. Аларны таныту өчен, "визитка" кебек әйбер ясарга кирәк.

Аңлыйм, бу шоу форматына туры килмидер, ләкин шулай дөресрәк булыр иде, - диде Гөлназ.

Бу очрашу 40 минут чарасы гына дәвам итте һәм оештыручылардан очрашуның максатына ирешү-ирешмәвен белештек.

— Дөресен генә әйткәндә, мин мондагы сорауларга җавапны үзем дә белмим. Токмач кисмәсәләр, чигү чикмәсәләр, алар тагын нәрсә эшләргә тиеш дигән сорауга җавапны бәлки бергәләп табарбыз белән җыелган идек. Юк бит, тапмадык, - диде Алсу Хафизова.