Төркия Сүриядә хәрби операция башлады

Утка тотылган Рас әл-Аин тирәсе

Утка тотылган Рас әл-Аин тирәсе

АКШ, Русия, Иран һәм Европа Берлеге илләренең кисәтүләренә карамастан, Төркия хәрби көчләре Сүриягә үтеп керә башлады.

Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган Сүриянең төньягында 30 чакрым киңлектәге территорияне "иминлек зонасына" әверелдереп, анда Сүрия качакларын урнаштыру планын алга сөрә. Беренче максат бу булса, икенчесе - бу территорияне АКШ ярдәме белән үз контролендә тоткан YPG (Yekîneyên Parastina Gel) көрд партизан оешмасын биредән сөреп чыгару. Анкара бу хәрби оешманы идән асты PKK террор оешмасының бер өлеше дип саный. Бу террорчылар иминлеккә куркыныч тудыра дип Төркия анда "иминлек зонасы" булдырырга тели.

БУ ТЕМАГА: Мәскәү белән Әнкара арасы Сүрия аркасында суынамы?

АКШ президенты Дональд Трамп Сүриядәге американ хәрбиләрен кире чигерәбез, Төрек армиясе белән бәрелешергә ниятебез юк дип белдергәч, Эрдоган моны безгә "яшел ут кабыздылар" дип бәяләде. Русия дә Төрек хәрбиләренә тыкшынмаягын белдергән. Шулай итеп Мәскәү дә "яшел ут кабызган" булып чыкты. Төркияне кисәткән Иранның исә бер нәрсә эшләячәген көтеп булмый. Сүрия рәхиме исә Мәскәүнең ризалыгы булмыйча бу операциягә катнашуын көтеп булмый. НАТО генераль секретаре Йенс Столтенберг "Төркиянең кануни иминлек борчулары бар. Ул зур террор һөҗүмнәрен кичерде" дип НАТО илләренең бу операциягә каршы булмавын аңлаттты. Димәк көрдләр, ягъни YPG бер үзе ялгыз калган булып чыкты.

Сүрия качаклары

Сүрия качаклары

Нәтиҗәдә 9 октябрь Эрдоган, Төркиянең кораллы көчләре Сүриянең төньягында урнашкан PKK/YPG һәм ДАИШ исламчы террор оешмасына каршы "Тынычлык чишмәсе" операциясен башлады дип белдерде.

Шуннан соң Диярбакырдагы 8нче хәрби очкыч базасыннан хәрби очкычлар күтәрелде. Бер үк вакытта Шанлыурфаның каршы ягында Сүриянең Рас әл-Аин районында очкычлар күтәрелде. Шулай ук Аданадагы хәрби базадан танклар хәрәкәт итә башлады. Зур хәрби активлык күзәтелә.

Хәрби һөҗүм төрек хәрби очкычларының кайбер урыннарны бомбалавыннан башланды. Бер шаһит сүзләренә күрә, Төньяк-көнчыгышта Төркиягә чиктәш Рас әл-Аиндә шартлау тавышлары ишетелгән һәм җирле халык кача башлаган. Моңа каршы Сүриянең Камышлы шәһәреннән чиктәге төрек шәһәре Нусайбингә ракеталар җибәрелгән.

Сүрия качаклары

Дөресен әйткәндә, YPG төркемнәренең хәрби очкычлар, танклар һәм башка төрле кораллары булган төрек армиясенә каршы тору мөмкинлеге юк. Ләкин сак астында тотылган ДАИШ партизаннарына ни булачак дигән сорау туа. Чөнки Трамп Эрдоганга, алар инде сезнең җаваплыгыгызда булачак дип әйткән иде. YPG 11 мең партизанын ДАИШ белән сугышта югалаткан һәм бу очракта АКШның хәрби һәм матди ярдәмен алган иде. Хәзер инде үз иминлек кайгылары сәбәпле көньякка качарга җыенган YPG һәм сивил көрдләр ДАИШ әсирләрен саклаудан ваз кичәчәк. Башка сүзләр белән әйткәндә, иреккә чыгачак бу партизаннар кабат террор гамәле оештыра алачак.

БУ ТЕМАГА: Путин, Эрдоган һәм Рухани очрашуы көтелгән нәтиҗә бирмәде

Икенче яктан бу сугыш төрек икътисадына да байтак зыян китерәчәк. Болай да инфляция, дүрт миллионга якынлашкан эшсезләр, Сүрия иммигрантлары, илдәге башка проблемнар аркылы зур икътисади проблемнар белән көрәшкән илгә бу хәрби хәрәкәт бал да май булмаячак. Долларның бәясе шундук күтәрелде. Хөкүмәт көн саен диярлек бәяләрне күтәреп тора. Эрдоган исә шушы хәрби операция белән югала башлаган абруен кайтарырга тырыша.