"Полиэф"та гадәттән тыш хәл игълан ителде

Полиэфта каза

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров "Полиэф"та каза булу белән аны үз күзәтүенә алуын хәбәр итте һәм казаны бетерү хөкүмәт комиссиясен җитәкли.

9 октябрь кичендә Благовещендагы "Полиэф" ширкәтендә кулланылган сулар җыелган бетон резервуар ярылып пычрак су читкә акты. Ул суда терефтал кислотасы да булган.

Һәлакәт булып бер сәгат узу белән махсус оештырылган комиссия эшли башлаган. Химик калдыклар таралуны булдырмау өчен Уфадан 300 коткаручы һәм 90 берәмлек техника килгән. Узган төн эчендә заводтан 4-5 чакрым ераклыкта ике метр биеклектәге дамба төзелгән. Белгечләр белдерүенчә, аның аша химик матдәләр үтә алмаячак.

Ярылган резервуарда калган су башка урынга күчерелгән.

Урында суларның чисталыгын өч лаборатория тикшерә. Алар Изәк, Казмышлы һәм Караидел елгаларында сәгать саен суның анализын ала. Әле бер урында да суның сыйфаты бозылуы теркәлмәгән дип хәбәр итәләр.

Уфа халкы бу һәлакәтне бик хәвефләнеп күзәтә. Эш шунда, Казмышлы елгасы "Полиэф" яныннан узып Изәккә, ә анысы Караиделгә коя. Караидел Агыйделгә кушыла, аннан соң тазарту корылмалары аша су Уфа халкына килеп ирешә. Алдагы көннәрдә яңгыр булачагын искә алганда, агулы суның Уфага килеп ирешү куркынычы да зур дип фаразлана.

Агымдагы елда бу "Полиэф"тагы өченче гадәттән тыш хәл. Июль аенда "Полиэф"тан аккан пычрак су Изәк елгасына агып, анда бик күп балыклар һәм тереклек һәлак булган иде. Рәсми булмаган чыганаклар ул чакта 40 тонна пычрак су агуын хәбәр итте, халыкны краннан су эчмәскә, Агыйделдә коенмаска чакырдылар.

"Полиэф" - Русиядәге терефтал кислотасы җитештерүче бердәнбер ширкәт. Ул "Сибур" ширкәтенә карый. Терефтал кислотасы һәм полиэтилентерефталат азык төрә торган әйберләр җитештерүдә кулланыла.