Казанда "Хизб ут-Тәхрир" эше нигезендә гаепләнүчеләрне яклап ялгыз пикетлар узды

Ринат Рамазанов

Дөнья татар иҗтимагый үзәге (ТИҮ) активистлары 15 октябрьдә Татарстан хөкүмәте бинасы каршында "Хизб ут-Тәхрир" оешмасында катнашуда гаепләнүчеләрне яклап ялгыз пикетка чыкты.

Пикетта активистлар Ринат Рамазанов һәм Рәис Хәбиров басып торды. Алар кулына "Русия президенты Путин! Ялганга корылган эшләр нигезендә хөкем ителәчәк, татар телен яклаучы Тальяр Минһаҗев һәм башкаларны, мәчет имамнарын, гади мөселманнары (25 гаепләнүче) иреккә җибәрүне таләп итәбез!" дип урыс телендә язылган плакат тотып торды.

Рәис Хәбиров

Мондый пикет быел майда да ике тапкыр узган иде. Анда да шушы ук плакатны тотып тордылар.

Тальяр Минһаҗев былтыр апрель аенда Татарстанда 14 мөселман белән бергә тоткарланганнар исемлегендә. Ул татар телен яклап уздырган ялгыз пикеттан соң икенче көнне тоткарланган иде.

2018 елның апрелендә Федераль иминлек хезмәте "Хизб ут-Тәхрир әл-Ислами" халыкара оешмасының 14 әгъзасы тоткарлануын белдерде. Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе аларны сак астына алды. Бу елның 14 маенда мәхкәмә "Хизб ут-Тәхрир"дә катнашуда гаепләнеп кулга алынган Татарстан кешеләренең эшләрен карый башлаган.

Соңрак әлеге оешмада катнашуда шикләнелеп тагын биш кеше тоткарланды. 2017 елда кулга алынганнарның да кайберләренә әле хөкем карары чыкмады.

2017 елда Әлмәттә тоткарланган биш мөселманны күптән түгел Самарда урнашкан хәрби мәхкәмә узган язда 13 елдан алып 18 елга кадәр кырыс тәртипле колониягә хөкем итте.

Белешмә: Хизб ут-Тәхрир

"Хизб ут-Тәхрир" — халыкара исламчы сәяси фирка. Тыныч юллар белән ислам хәлифәте оештыруны максат итеп куя.

"Хизб ут-Тәхрир" көнбатыш һәм мөселман хөкүмәтләре өчен катлаулы мәсьәлә булып тора, чөнки ул хәлифәтне торгызырга омтылса да, моңа ирешү өчен көч куллануны кире кага. Көч кулланмавына карамастан, ул Малайзия, Лүбнән, Бангладеш, Пакстан һәм Йәмәннән кала барлык мөселман илләрендә, шулай ук Германия һәм Русиядә дә тыелган.

Русия Югары мәхкәмәсе 2003 елда "Хизб ут-Тәхрир"не террорчы оешма дип таныды. Русия җинаять кодексында террорчы оешма оештыру өчен гомерлек төрмәгә кадәр җәза каралган. Русиянең төрле төбәкләрендә "Хизб ут-Тәхрир" белән бәйле мәхкәмә эшләре бара. 2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң анда да бу оешмага бәйле эзәрлекләүләр башланды.