Адвокат Нәгыев: КФУдан куылган Синҗан егетләрен кире укырга алырга мөмкиннәр

Шәһризат Шәүкәт

Укуларыннан куылган һәм Казанда авыр хәлдә калган Синҗан татар егетләре КФУда тергезелергә мөмкин. Адвокатлар әлеге мәсьәлә белән шөгыльләнә.

Кытайга депортацияләү янаган Синҗан егетләре Шәһризат һәм Шаһдияр Шәүкәтне Казан федераль университеты яңадан укырга алырга мөмкин. Адвокатлар һәм КФУ арасында үзара аңлашу бар дип хәбәр итте мөселманнар хокукларын яклаучы адвокат Руслан Нәгыев.

"Деканат һәм КФУның тышкы элемтәләр департаменты аларны укуларында тергезүгә каршы түгел. Бу хактагы гариза бүген деканатка кертелде. Хәзер мәхкәмәдә абыйлы-энеле туганнарның Русиядә яшәүләрен легальләштерүгә ирешергә һәм уку өчен түләү мәсьәләсен хәл итәргә кирәк", диде Нәгыев.

Игезәкләрнең укуларына элек Дөнья татар конгрессы аша Татарстан хөкүмәте түләве искәртелә.

Егетләрне шулай ук адвокат Зөһрә Хамроева яклый.

Азатлык язганча, Шәһризат һәм Шаһдияр Шәүкәт – абый-энеле игезәкләр. Алар – Көнчыгыш Төркестан татарлары, Өремче шәһәрендә туганнар, әтиләре – уйгыр, әниләре – чыгышы белән Казан ягыннан.

Дөнья татар конгрессы програмы нигезендә 23 яшьлек шушы ике егет 2014 елда Татарстанга укырга килә һәм Казан университетына кабул ителә, анда берсе журналистика, ә икенчесе – дизайн өйрәнә. Былтыр аларның виза белән проблемнары килеп туа, КФУда визаны Кытайга кайтып озайтырга тиешсез дип белдерәләр.

Егетләр "кире Кытайга кайтсак, шунда ук тәрбия лагеренә эләгәчәкбез" дип белдерә. Бер елдан артык инде аларның гаиләләре белән сөйләшкәне юк, туганнарының кайда булуы билгесез.