Кремль Байкал арты хәрби бүлегендәге фаҗигагә карата аңлатма бирде

Песков

Песков сүзләренчә, тикшерү тәмамланганчы армия реформасы турында нәтиҗә чыгару урынсыз.

Кремльдә Байкал артында урнашкан Горный шәһәрендәге хәрби бүлектәге фаҗигадән соң армиядәге реформа турында нәтиҗәләр чыгаруны урынсыз дип саныйлар. Бу хакта Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков белдергән, дип яза "Новости" мәгълүмат агентлыгы.

"Бу бер генә очрак, фаҗига. Әлбәттә аны тикшерергә кирәк, әмма чын сәбәпләрен белгәнче армия реформасы турында ниндидер нәтиҗәләр ясау урынлы түгел", диде Песков журналистның күптән түгел армиядәге реформа "бабайлык"ны бетерүгә берничек тә тәэсир итмәгәнне күрсәтәме дигән сорауга җавап биреп.

Шулай ук Песков әлеге хәл президент карый торган мәсьәләгә керми дип өстәде.

25 октябрь кичендә Байкал артында урнашкан Горный шәһәрендәге хәрби бүлектәге каравыл алышынганда хәрби хезмәткәр Рамил Шәмсетдинов сигез кешене атып үтерде. Ике кеше җәрәхәтләр алды. Рамилнең әтисе Сәлим Шәмсетдинов Азатлыкка биргән әңгәмәдә, бердәнбер сәбәп бабайлык кына була ала дип әйтте.