Русия Сүрия һәм Төркия чигенә хәрби техника китергән

Русия саклану министрлыгы Сүрия-Төркия чигендәге Камышлы шәһәре һава аланына ике Ми-35М һәм бер Ми-8 хәрби боралагы җибәргән.

Хәрби боралакларны каплау өчен һава аланында шулай ук "Панцирь-С1" зенит ракет комплекслары урнаштырылган дип яза "Ведомости" Камышлының авиация комендатурасы җитәкчесе Тимур Ходжаевка сылтанып.

Төркемнең максаты - очышларның өзлексезлеген, боралакларның иминлеген тәэмин итү һәм әлеге мәйданны саклау. Комендатурада сак хезмәте, ракетларга каршы тору систем, очучыларга медицина тикшерүе уздыру, очыш алды әзерлек урыннары бар. Анда шулай ук ныгытманы саклау өчен берничә берәмлек бронетехника һәм хәрби полиция эшли дип белдерелә.

Элегрәк әлеге һава аланында Русиянең Ил-76 хәрби-транспорт очкычы күренгән иде. Русия хәрби авиациясе Сүриянең төньяк-көнчыгышындагы чиктә көн саен патруль оештыра. Русия-Төркия хәрби патруле октябрь ахырында президентлар Владимир Путин һәм Рәҗәп Эрдоган сөйләшүләреннән соң төзелгән беркетмәгә ярашлы башланды.