Германиянең элекке президенты улы Берлинда лекция вакытында үтерелгән

Иллюстратив фото

Берлинда табиб Фриц фон Вайцзеккер – берләшкән Германиянең беренче президенты Рихард фон Вайцзеккерның улы үтерелгән. Сәбәпләре ачык түгел. 

19 ноябрьдә Фриц фон Вайцзеккерга үзе эшләгән Шарлоттенбург хосусый клиникасында бавыр авырулары турында лекция укыган вакытта билгесез кеше пычак белән һөҗүм итә. Лекция тыңларга килгәннәр арасында булган полиция хезмәткәре һөҗүм итүчегә каршы чыга, әмма үзе дә каты яралана. Фриц фон Вайцзеккерга 59 яшь була. Һөҗүм итүче тоткарланган.

Табибның әтисе Рихард фон Вайцзеккер 1984-1994 елларда Германия федератив республикасы президенты иде. Европада Икенче дөнья сугышы тәмамлануның 40 еллыгын уздырганда ул 1945 елның 8 маен "кешеләрне күрә алмаучы милләтчел-социалистик систем хакимлегеннән арыну көне" дип атады.

Икенче дөнья сугышында Рихард фон Вайцзеккер Көнчыгыш фронтта, аерым алганда, Ленинград янында, шәһәр блокадасы вакытында хезмәт иткән.