Сораштыру: Русиядән китәргә теләүче яшьләр саны 53 процентка җиткән

Русиядән бүгенге көндә яшьләрнең яртысыннан күбе китәргә тели. Эмиграциягә әзер кешеләр күчеп китүнең төп сәбәпләре дип балалары өчен борчылуны, икътисади вазгыятьне атый.

Русиядән бүгенге көндә 18-24 яшьлек ватандашларның 53 проценты китәргә тели. Бу соңгы 10 елда иң зур күрсәткеч. Моны Левада үзәгенең сентябрьдә уздырган сораштырулары күрсәтә. Илдән китәргә теләүчеләрнең иң әзе 2014 елда Кырым аннексиясеннән соң булган - 20 процент тирәсе. 2019 елның маеннан сентябренә кадәр кискен арту күзәтелә ди социологлар.

Эмиграциягә әзер булучыларның гомум саны 21 процент тәшкил итә. Баерак русияләр арасында (озак вакыт кулланылыштагы әйберләр сатып алу мөмкинлеге булган кешеләр) чит илгә күчеп китәргә теләүчеләр 28 процент.

Мөһаҗирлек турында уйланырга мәҗбүр итүнең төп сәбәбе дип барлык яшьтәге респондентлар да балаларының киләчәге өчен борчылуны атый. Икенче урында - икътисади вазгыять, өченчедә - чит илдә медицина ярдәменең югары сыйфатлы булуы һәм Русиядәге сәяси вазгыять. Чит илгә күчеп китәргә теләүчеләр Русиядә эшләр дөрес юнәлештә бармый (56 процент) дип саный, күпләргә илдәге хәлләр өчен оят.

Эмиграция турында уйланучыларның 73 проценты президент Владимир Путинның эшчәнлеген хупламый. Күчеп китәргә теләүче респондентларның 39 проценты Русиянең сәяси тормышында катнашырга әзерлеген белдергән.