Сабадагы ятимнәр йортында бер кызның көчләнүен яшермәкче булганнар

Архив фотосы

Зыян күргән кыз ятимнәр йорты хезмәткәрләрендә яклау тапмаганын белдерә. Оешмага карата эш "җинаять төсмерләре табылмау" сәбәпле ябылган.

2018 елда Татарстанның Саба районында урнашкан балалар һәм яшүсмерләр өчен "Тургай" ятимнәр йортында яшь кызны көчләгәннәр. BBC хәбәр итүенчә, оешманың мөдире һәм биш хезмәткәре моны белгән, ләкин полициягә хәбәр итмәгән, соңыннан исә кызның бу хакта аңлатмасын юкка чыгарган.

Кыз көчләнүе турында укытучысына хәбәр иткән, укытучы моны мөдир урынбасары Ольга Ибраһимовага җиткергән. Җинаять эшен туктату турында карарда оешма хезмәткәрләре Ибраһимованың "моны җитди кабул итмәве, уйдырма булуын әйтүе" язылган.

Ятимнәр йорты мөдире Лилия Закирова тикшерүгә "андый балаларның уйдырмалар уйлап табарга яратуын" әйткән. Ул баладан язмача аңлатма сораган, ләкин әлеге аңлатма сакланмаган. 2018 елның ноябрендә мөдир аны мунчада яндырган, чөнки "бу вакыйга бүтән телгә алынмаган".

Кызны җенси эзәрлекләү турында полициягә соңрак аның үги ата-анасы хәбәр иткән. Берничә җинаять эше кузгатылган, аларның берсе мәхкәмәгә тапшырылган, тагын берничәсе тикшерү хәлендә. Җинаять эше ятимнәр йортына карата да кузгатылган. Кыз тикшерүчеләргә сөйләгәнчә, "ятимнәр йорты хезмәткәрләре аны якларга тиеш булган, ләкин яклау булмаган, шуңа ул нык борчылган".

2019 елның 19 ноябрендә ятимнәр йортына карата эшне япканнар. Тикшерүче-криминалист җинаять төсмерләренең булмавын белдергән. Зыян күргән кызның адвокаты Ринат Кантимиров эшне туктату Русиядәге мәхкәмә практикасына каршы килүен әйтә.