Финляндия Татарстанга чүп яндырыр урынга аны эшкәртергә тәкъдим итте

Швейцариядә чүп эшкәртү заводы. Архив фотосы.

Финляндия ширкәтләре Татарстанда көнкүреш һәм сәнәгать калдыкларыннан ягулык ясарга әзер. Бу Казанда төзелергә тиешле чүп яндыру заводына караганда экология ягыннан күпкә отышлырак ди белдерделәр.

Бүген Татарстанга Финляндиянең Русиядәге илчесе Микко Хаутала җитәкчелегендә чүп эшкәртү белән шөгыльләнүче ширкәт вәкилләре килде. Алар "Мираж" кунакханәсендә журналистлар һәм җәмәгатьчелеккә үз проектларын тәкъдим итте. Шул рәвешле республикага чүп реформасын башкарырга ярдәм итәргә әзер булуларын сөйләделәр.

"Ни өчен нәкъ менә фин ширкәтләре ярдәм итә ала? Чөнки без кыска вакыт эчендә чүп проблемнарын хәл итә алдык. 20 ел элек җыелган көнкүреш калдыкларының 60 процентын чүплекләргә ташлый идек. Ә хәзер 1 процент кына. Безнең тәҗрибә сезгә мөһим", диде илче Микко Хаутала.

Финляндия ширкәтләре чүп яндыру заводы мәсьәләсенә дә тукталды. SET cleantech ширкәте вәкиле сүзләренчә, көнкүреш һәм сәнәгать калдыкларын яндырыр урынга, аларны эшкәртергә мөмкин ди.

"Без чүптән каты ягулык ясыйбыз. Аны цементлы мичләрдә, яки котельная, җылылык электр станцияләрендә кулланып була. Казанда чүп яндырганга караганда, безнең тәкъдим экология ягыннан күпкә отышлырак", диде SET cleantech ширкәтенең эшмәкәрлек үсеше мөдире Ротислав Баскаков.

Финляндия ширкәтләре вәкилләре файдаланылган майдан кабат май ясау корылмасын төзү турында Татнефть белән сөйләшүләр алып баруын сөйләде. Шулай ук канунсыз чүплекләрне бетерүдә дә тәкъдимнәр әзерләгәннәр.

"Без кеше аз яшәгән районнар өчен чүпне йөкләү станциясен төзүне тәкъдим итәбез. Бу канунсыз эшләүче чүплекләргә яхшы алмаш була ала. Республика белән хезмәттәшлек итә алырбыз дип өметләнәм", диде Europress Group ширкәте вәкиле Денис Заколпский.

Финляндия ширкәтләре үз тәкъдимнәрен Татарстан президентына җиткерәчәк. 27 ноябрьда илче Рөстәм Миңнеханов белән очраша.

Халыкара оешмалар рейтингында Финляндия экология буенча иң алдынгы илләрнең берсе санала. Environmental performance index күрсәткечләре буенча "дөньяның иң яшел дәүләте" рейтингында беренче урынны ала. WHO Global Urban Ambient Air Pollution Database күрсәткече буенча да һава сыйфаты ягыннан иң яхшы ил санала. EPI индексында экология сәламәтлеге буенча Финляндия беренче урында.

Татарстанда чүп яндыру корылмасын Яшел Үзән районындагы Осиново бистәсендә төзергә җыеналар. Завод төзергә планлаштырылган җир төзелеш инвесторы "Ростех"ның бер бүлекчәсе булган "РТ-Инвест"ка бирелгән. Анда Казандагы каты калдыкларның яртысын юк итү күздә тотыла. Экологлар, җәмәгать эшлеклеләре, завод төзеләсе Осиново бистәсе халкы төзелешкә каршы чыгып төрле чаралар уздыра.