"Мемориал" оешмасына салынган штрафлар күләме ике миллион сумнан артты

Иллюстратив фото

Пәнҗешәмбе Мәскәүдәге мәхкәмә "Мемориал"га тагын 600 мең сум штраф салды. Ул үзенең бер проекты Instagram-ында "ят агент" тамгасын куймауда гаепле дип танылды.

"Халыкара мемориал" оешмасы һәм "Мемориал" хокук яклау үзәгенә "ят агентлар" кануны нигезендә салынган штрафлар саны ике миллион сумнан артып киткән. 29 ноябрьдә Мәскәүдәге мәхкәмә "Это прямо здесь" проекты сайтында һәм Instagram-ында "ят агент" тамгасы булмау өчен 600 сум штраф салды.

Хокук яклау оешмасы юристы Наталья Морозова "Медиазонага" сөйләвенчә, "Это прямо здесь" проектының өч ел эшләү дәверендә юстиция министрлыгы тамга куярга кирәклеге турында бер тапкыр да хәбәр итмәгән.

Элегрәк бу атнада Мәскәүнең Тверской мәхкәмәсе "Мемориал" халыкара хокук яклау оешмасы башлыгы Ян Рачинскийга 100 мең сум күләмендә штраф салган иде. Аны "ят агентлар" турында канун бозуда гаепле дип таныдылар. "Мемориал"ның Ингуш бүлеге һәм "Это прямо здесь" проектының Twitter сәхифәсендә "ят агент" тамгасы куелмаган диелде.

Адвокат оешма тарафыннан хокук бозу юк, чөнки "ят агент" тамгасы "Мемориал" сайтында, YouTube һәм Facebook-та бар, ә социаль челтәрләрдәге һәр язманы тамгаларга кирәкми, чөнки алар материалларга анонс ясау өчен генә кулланыла дип белдергән иде. Әмма Роскомнадзорда социаль челтәрләр - аерым мәгълүмат чарасы, шуңа күрә һәр язманы тамгаларга кирәк дип саный.

Бүгенге көндә "Мемориал"га каршы 20 шикаятьнең 11е каралган. Роскомнадзордан ФСБның Ингушетия бүлегеннән дә шикаять килгән.