Вконтакте социаль челтәрендәге "Удмуртлык" берләшмәсе активистлары Сбербанкка Удмуртиядәге банкоматларының эчтәлеген удмурт теленә тәрҗемә итүне сорап мөрәҗәгать итте. Кирәк булса, тәрҗемә эшендә ярдәм итәбез, дигән алар.
Удмуртлар моны Сбербанк банкоматларында үзбәк һәм таҗик телләре кертелү турындагы хәбәргә җавап буларак тәкъдим иткәннәр. Аныңчы Сбербанк банкоматларының 80 процентында таҗик һәм үзбәк телләре кертелүен хәбәр иткән иде. Мигрантларга акча алу, кертү, картадагы акча күләмен тикшерү кебек эшләрне башкарудан тыш, банкта акча саклау, аның әсбапларын телефонга урнаштыру кебек хезмәтләр хакында да үз туган телләрендә мәгълүмат алу мөмкинлеге тудырылды.
Банк хәбәр иткәнчә, ул халыкка хезмәт күрсәтүче җиһазларында 10 тел куллана.
- 2018 елда Сбербанк Татарстандагы бүлекләрендә электрон чират кәгазе бирә торган хезмәтне татарчалаштырды.
- Быел августта шундый ук үзгәрешләр Сбербанкның Чуашстан бүлегендә дә булды. Электрон чират кәгазе бирә торган системны банк соравы белән чуаш теленә "Хавал" төркеме белгечләре тәрҗемә итте.
- 2018 елда Чаллы активисты Алмаз Имамов Сбербанкның башка хезмәтләре дә Татарстанда татар телендә булырга тиеш дип, мәхкәмәгә шикаять иткән иде.