Феофан гаиләдә көч куллануга каршы канун өлгесен тәнкыйтьләде

Митрополит Феофан

Татарстан митрополиты Татарстан прокуроры һәм республика хөкүмәте башлыгы каршында дөньяви кануннарга ризасызлык белдерде

12 декабрьдә Казан юридик институтында "Югары уку йортларында рухи-патриотик тәрбия" дип аталган түгәрәк өстәл үтте. Очрашуда Татарстан хөкүмәте башлыгы Алексей Песошин, Татарстан баш прокуроры Илдус Нәфыйков, Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан, Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм Вәлиуллин катнашты.

Феофан сүзләренчә, бүген Русиядә кануннар язуда Көнбатышка иярү бара. Шуның бер мисалы буларак, ул гаиләдә көч куллануга каршы канун өлгесен атады.

"Киркәме бу канун, юкмы? Авыр сорау. Бу канун булмаганда кешелек дөньясы өчен ир белән хатын, балалар белән әти-әниләр мөнәсәбәтен тәртиптә тотуның иң яхшы чарасы дини нормалар булган. Мин гаиләгә өченче затның килеп, канунны күрсәтеп, баланы тартып алуга каршымын", ди ул.

Рус православ чиркәве вәкиле бер җенесле гаиләләр коруга рөхсәт итү омтылышын да тәнкыйтьләде. Кайбер илләрдәге кебек канунны кабул итү булса, бу җәмгыятьне таркатачак дип саный ул. Моннан тыш, абортларга каршы чыкты, мәктәпләрдә динне кертүдән курыкмаска өндәде. Әгәр дәүләт оешмалары кабул иткән кануннар православ диненә каршы килсә, аларны үтәмәү белән куркытты Феофан.

"Рус православ чиркәвенең социаль концепциясендә махсус пункт бар. Без Рус православ чиркәве, дини оешмаларга кайвакыт канунның аерым нормаларын кабул итмәү хокукы калдырабыз. Чөнки алар минем дини намусыма каршы килә, алар безгә канун нормасы булып саналмый, дип белдерде Феофан.

Татарстан митрополиты чыгышына президиумда утырган Татарстан баш прокуроры Илдус Нәфыйков та, Татарстан хөкүмәте башлыгы Алексей Песошин да бер сүз әйтмәде.

"Хәзер көрәш бара. Мин бернинди бишенче колонналар эзлисем килми. Ләкин аларның бар икәнен күрәбез. Безгә ят булган Көнбатыш кыйммәтләрен тагу зур куркыныч тудыра. Безнең халыкның, дәүләтнең үзенчәлеге – ул нигез булып тора. "Гомумкешелек кыйммәтләрен" һәрвакыт куштырнакларга куям. Алар безгә үрнәк мисал була алмый", диде Феофан.

Русиядә гаиләдә көч куллануга каршы канун өлгесе әзерләнә. Ләкин аңа каршы булучылар да бар.

  • Русия Европа шурасы әгъзаларыннан гаиләдә көч куллануга каршы канун кабул ителмәгән бердәнбер ил. Соңгы ун елда Русия думасына мондый канун 40тан артык тапкыр кертелде, ләкин бер генә тыңлауны да узмады. 2017 елның февралендә Русиядә гаиләдә беренче тапкыр көч куллануны җинаять җаваплылыгыннан чыгарып административ эш итеп кенә карау турында канун чыкты.
  • Октябрьдә канун өлгесенең яңа версиясе турында билгеле булды. Аны Думага 2019 ел ахырына кадәр кертергә җыеналар.