Русиядә һәр алтынчы гаилә ашау ягы начараюын белдергән

Тулы булмаган, күп балалы һәм пенсионерлардан гына торучы гаиләләрдә яшәүчеләр туйганчы ашарга мөмкинлекләре булмавы турында белдергән. 

Росстат уздырган тикшеренүләр күрсәткәнчә, 2018 елда Русия гаиләләренең 16,1 процентының туклану ягыннан хәлләре начарайган. Бу турыда белдергән гаиләләр арасында тулы булмаган, күп бала үстерүче яки гел пенсионерлардан гына торган гаиләләр күбрәк.

Сораштыруда катнашканнарның күпчелеге (71,3%) соңгы елда гаиләләрендә ашау ягыннан бернинди үзгәрешләр булмавын әйткән. 12 проценты туклану яхшырганын белдергән. Росстат нәтиҗәләрен РБК китерә.

Росстат 45 мең гаиләне, 96,4 мең кешене сораштырган. Мондый тикшеренү биш елга бер уза, соңгы тапкыр 2013 елда үткән булган. Быелгысы өчен мәгълүмат 2018 елның май-июнь айларында тупланган.
Сораштырудан күренгәнчә, Русия гаиләләре керемнәренең өчтән берен (34,3%) ашауга тота. Ирле-хатынлы пенсиядә булган гаиләләрдә бу сан 40,6 процентка җитә, күп балалы гаиләләрдә ул 38,9 процент тәшкил итә.

Сбербанк аналитиклары халыкның чын керемнәре сизелерлек артмыйча торып, ашауга тоткан чыгымнары югары булып калачак, дигән иде.

Моннан тыш, Русия гаиләләренең күпчелеге (72,4%) гаилә керемен иң кирәкле әйберләрне сатып алуга җиткерүдә кыенлык кичерүен белдергән. Шуларның 11,1 проценты бу нисбәттән "зур кыенлыклар" кичерүен әйткән.

Элегрәк Росстат башлыгы урынбасары Константин Лайком Русиядә күп балалы гаиләләрнең 52 проценты фәкыйрьлек чигендә яши дип белдергән иде.