"Хакимиятне хөрмәт итмәү" өчен 2019 елда 63 эш ачылган

Интернет иреге өчен оештырылган урам чарасында, Мәскәү

2019 елда Русиядә хакимияткә ачыктан-ачык ихтирамсызлык күрсәткән өчен штраф һәм 15 тәүлеккә кулга алу җәзасы кертелде. Бу маддә нигезендә быел 33 штраф салынган, шуларның 27се президентны мыскыллаган өчен булган.

Яңа маддәне Русия мәхкәмәсен, полиция хезмәткәрләрен хөрмәт итмәгән өчен, губернаторларны тәнкыйтьләгән өчен җәза бирүдә куллану очраклары да булган. Ике очракта һәйкәл янында биегән өчен штраф салынган. Әлеге очракларны МБХ-медиа барлаган.

"Дәүләт әләме, гербын мыскылларга беркемнең дә батырчылыгы җитмәсен. Ә андый очраклар бар", дип сөйләгән иде президент Владимир Путин Русия административ кодексына "хакимиятне хөрмәт итмәү" турында төзәтмә кертүнең әһәмияте турында. Ләкин бу маддә нигезендә штраф салуга китергән 33 эшнең 27се - шәхсән президентка ихтирамсызлык күрсәтү очрагы, дип яза МБХ-медиа.

"Агора" халыкара хокук яклау төркеме саннарына караганда, 2019 елның 1 декабренә "хакимияткә хөрмәт күрсәтмәү" өчен илнең 35 төбәгендә 63 административ эш ачылган, шуларның 23е туктатылган. 33 эш нигезендә барлыгы 1 миллион 155 мең сум күләмендә штраф сугылган.

  • 29 мартта "фейк" яңалыкларны томалау һәм интернетта хакимиятне һәм дәүләт символларын мыскыл итүче язмалар өчен җәза бирү турында кануннар гамәлгә керде.
  • Хакимиятне мыскыл итүче постлар урнаштыру вак хулиганлыкка тиңләнә. Бер ел эчендәге беренче шундый язма өчен 30-100 мең сум, икенчесе өчен 100-200 мең сум штраф яки 15 тәүлеккә кадәр сак астына алу, өченче һәм аннан соңгы очраклар өчен 200-300 мең сум штраф һәм иректән мәхрүм итү карала.