Рәфис Борһанов Тукай районында полиция күнегүләрендә балаларның зыян күрүен кире какты

Рәфис Борһанов

Рәфис Борһанов Тукай районында укучылар белән хокук саклаучылар арасында узган күнегүләрне "дөрес түгел" дип бәяләде һәм анда балаларның җәрәхәтләнүе турындагы хәбәрләрне кире какты. 

Татарстанның мәгариф министры Рәфис Борһанов Тукай районы Новотроицки урта мәктәбендә куәт оешмаарыгың балигъ булмаган укучыларны күнегүләргә җәлеп итүе хакында үз фикерен җиткерде. Журналистлар белән очрашу барышында Борһанов әлеге вакыйганы нормаль түгел дип белдерә. "Минем фикеремчә, мәктәп территорияссендә, балигъ булмаган балалар катнашында үткән өйрәнүләр дөрес һәм нормаль түгел. Нәтиҗәләр чыгарылды, районның мәгариф бүлеге җитәкчесе эшеннән китү турында гариза язган. Җәрәхәт алган укучылар хакында килеп чыккан имеш-мимешләрне мин инкяр итәм, чөнки табибларга мөрәҗагать итүчеләр булмады", диде министр.

Борһанов милли мәгариф турында җавап биргәндә, үзенең "тататрча өйрәнү гаиләдә булырга тиеш" дигән сүзен бүген дә кабатлады.

"Мин үзем татарча укымадым, белемне татар мәктәбендә алмадым. Урысча балалар бакчасы, урысча ясли, урысча мәктәп һәм югары белемне дә урысча бирәләр иде ул вакытта. Әлбәтта, бөтен биргән белем гаиләдән килгән. Без аның турында гаиләдә оныта башладык. Икенчедән, мәктәптә татарча кем яхшы белә? Кемдер урыслар дип әйтә, кемдер татар балалары ди. Кабатлап әйтәм, татарча иң яхшы белүчеләр - яхшы укучы балалар. Аларга бүген әсбаплар да бар, дәреслекләр дә бар. Шуңа күрә, әгәр укытучысы да белемне кызык итеп дөрес бирсә, алар ул телгә бик тиз өйрәнәләр", диде министр.

Мәгариф министры кайбер мәктәпләрдә балаларны унынчы сыйныфка алырга теләмәү очраклары булса миңа хәбәр итегез дип җиткерде. "10 сыйныфка бөтен теләгән бала барырга тиеш", диде Борһанов.

Татарстанның Тукай районындагы Новотроицки авылы мәктәп укучылары катнашында полиция күнегүләре уздырылган иде.

Эчке эшләр министрлыгы белдерүенчә, күнегү алдыннан мәктәп җитәкчелеге һәм укучылар иминлек кагыйдәләре турында кисәтелгән, күнегүгә чуалышларда катнашучылар буларак полиция хезмәткәрләре генә җәлеп ителгән, бер укучы да җәлеп ителмәгән, укучылар читтәрәк торган һәм аларга зыян килмәгән.

Шул ук вакытта өйрәнүләрдә катнашкан укучыларның берсе МБХ медиага кайбер яшүсмерләрнең "зур булмаган тән җәрәхәтләре" алуларын сөйләгән.