Төркия консулы Татарстан мәктәпләрендә төрекчәгә өйрәтергә ярдәм вәгъдә итте

Төркиянең Казандагы баш консулы Татарстан журналистлары белән очрашты

Төркиянең Казан баш консулы Исмәт Эрикан Татарстан мәктәпләрендә төрек теле факультатив дәрес буларак укытылырга уйланылса, үзләренең һәртөрле ярдәмне күрсәтергә әзер булуларын әйтте.

26 декабрь Төркиянең Казан баш консулы Исмәт Эрикан бер төркем Татарстан журналистлары белән очрашып баш консуллыкның 2019 елда башкарган эшләренә йомгак ясады һәм киләсе елга планнары белән уртаклашты.

Исмәт Эрикан баш консуллыкның быелгы эшчәнлеге белән таныштырганнан соң журналистларның сорауларына да җавап биде.

Азатлыкның "Татарстан һәм Башкорстан мәктәпләрендә төрек телен факультатив дәрес итеп өйрәтү өчен сезгә мөрәҗәгать иткәннәре булдымы?" дигән соравына җавап итеп, мин Татарстанда да, аңа күрше республикаларда да төрек теленә карата бик зур кызыксыну булын күрәм, ата-аналардан рәсми оешмалардан таләп булган очракта төрекчә өйрәтү темасында үзләренең һәртөрле ярдәмен күрсәтергә әзер булуларын, белдерде.

"Баш консул буларак төрек теленә мондый кызыксыну булуына мин бик шат. Бүгенге көндә Татарстан халыклар дуслыгы йортында төрекләрнең якшәмбе мәктәбе эшләп килә. Анда катнаш гаиләләрнең балалары төрек телен өйрәнә. Шулай ук Казан Кооперация институтында якынча 450 укучы төрекчә курсларына йөри. Аңлавымча Казан федераль университетында да 650ләп студент төрекчә өйрәнүләрен дәвам итә.

Төрекчәгә өйрәнүгә кызыксынуны Татарстан һәм Башкортстанда гына түгел Мари Илендә дә, Чуашстанда да күрдем. Төрекчәнең кайбер уку йортларында факультатив дәрес буларак укытылуын да беләм", дип белдерде.

Аның сүзләренчә, мәктәпләрдә төрек теленең факультатив дәрес буларак укытылуы турында иң беренче чиратта ата-аналар сорарга тиеш.

"Чөнки без Русия җирлегендә яшибез һәм мәктәпләрдә кайсы дәреснең ничек укытылуына федераль һәм җирле хакимиятләр карар кыла. Ата-аналар һәм укучылар төрекчә факультатив дәрес буларак укытылсын дип сорыйлар икән, рәсми хакимиятләр моңа битараф калмас дип уйлыйм. Төрекчә укыту өчен бездән берәр нәрсә дә булса сорала икән, без кулыбыздан килгәнне эшләргә әзербез. Укытучылар, дәрес китаплары темасында ярдәм итә алабыз.

Рәсми хакимият һәм ата-аналардан берәр таләп килмәгән очракта безнең төрекчә укытылсын дип әйтүебез дөрес булмас", дип җиткерде Төркиянең Казан баш консулы Исмәт Эрикан.