Башкортстанда Яңа ел бәйрәмнәрендә хәмер сатуны чикләүче канун гамәлгә керде

30 декабрьдә Башкортстанда Яңа ел бәйрәмнәрендә хәмер сатуны чикләүче канун рәсми рәвештә гамәлгә керде. 

Республика парламенты кабул иткән канунга ярашлы, 3 гыйнварда исерткеч эчемлекләр сату бөтенләй тыела. 4-6 гыйнвар көннәрендә хәмерне иртәнге сәгать уннан көндезге икегә кадәр генә сатып алып булачак.

Бу көннәрдә хәмер сатуны чикләүне республика җитәкчелеге яңа ел бәйрәмнәреннән соң хәвеф-хәтәрләр, янгыннар, казалар күп булуы белән аңлатты.

"Без хәмердән агулану очракларының иң күбесе 3 гыйнварга туры килүенә игътибар иттек. Монда хәтта ялган аракы белән агулану очраклары гына да түгел, ә кешеләрнең чамасыннан артык эчүе сәбәп булып тора. Аннан соңгы көннәрдә хәмер тәэсирендә психозлар, үз-үзенә кул салу, үтерешләр ешая" дип аңлаткан Башкортстан парламенты җитәкчесе Константин Толкачев.

Башинформ язганча, Толкачев канун гамәлгә кергәч ялган аракы сату очраклары артыр дип фаразлый, шуңа күрә районнарда бу нисбәттән тикшерү хезмәтләре уяу торачагын әйтә.

Элегрәк Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбиров ялган аракы сату нокталары һәм бу кәсеп белән шөгыльләнүчеләр турында мәгълүмат хәбәр итүчеләргә акча түләячәкләрен әйткән иде.

Башкортстанда эчкечелек белән көрәшне иҗтимагый хәрәкәт вәкилләре башлады. Бу уңайдан "Башкорт" оешмасы активистлары республика районнары һәм авылларында чаралар уздыра.