"Блумберг" агентлыгы язуынча, резолюцияне яклауда 172 депутат катнашкан, калган 160ы залда булмаган.
Гыйрак парламенты шулай ук илдә барлык чит ил хәрби чараларын тыярга чакырды. Бу җир өсте генә түгел, ә һава һәм судагы җирлеккә дә карый.
Хәзерге вакытта Гыйакта АКШның биш мең хәрбие хезмәт итә. Алар нигездә хәрби киңәшчеләр вазифасын үти.
Касыйм Сөләймани үтерелгәннән соң, Тәһранга җибәрү өчен һава аланындагы озату чарасында Иран генералы табуты артыннан меңнәрчә гыйраклы катнашты.
Сөләймани Ислам инкыйлабы сакчылары корпусында һәм Иран гаскәрендә иң абруйлы генералларның берсе була.
Багдад һава аланын утка тоту Гыйрактагы Иран тарафлы хәрби оешмаларның Америка хәрби ныгытмаларына һөҗүмнәренә җавап итеп башкарылган. 27 декабрьдә АКШ ныгытмасын утка тоту нәтиҗәсендә анда килешү нигезендә хезмәт итүче америкалы һәлак булган. Җавап итеп Америка Иран тарафлы хәрби оешмаларга һөҗүм иткән, 25 сугышчы үтерелгән. Соңгы көннәрдә АКШ белән Иран арасында каршылык артты.