Үзбәкстанда Гөлнара Кәримовага карата тагын бер җинаять эшен тикшерү төгәлләнгән

Гөлнара Кәримова

Гөлнара Кәримованы дәүләт акчаларын урлау, куркытып акча талау, җинаятьчел юл белән табылган акчаны легальләштерүдә гаеплиләр. Бу эш кысаларында аның казнага салган зыяны 175 миллион доллар дип исәпләнә.

Үзбәкстан баш прокуратурасы илнең элеккеге президенты Ислам Кәримовның кызы Гөлнара Кәримовага карата тагын бер җинаять эше тикшерүләренең тәмамлануын белдерде. Кәримованы куркытып акча талау һәм дәүләт акчаларын урлауда гаеплиләр. Ул китергән зыяен 175 миллион долларга җитә дип исәпләнә. Җинаять эше мәхкәмәгә җибәрелде диелә прокуратура хәбәрендә.

2015 елның августында Ташкенттагы мәхкәмә Кәримованы салымнар түләүдән качуда, урлау һәм куркытып акча талауда гаепләп, биш елга ирегеннән мәхрүм итү турында хөкем карары чыгарды. Соңрак Кәримовага карата икътисади җинаятьләр һәм коррупция өчен тагын бер җинаять эше ачылды. 2017 елда әтисе үлгәннән соң, Кәримованы 10 елга төрмәгә хөкем иттеләр. Үзбәкстан баш прокуратурасы Кәримова кылган җинаятьләрдән килгән зыянны ике миллиард долларга якын дип бәяләде.

Кәримова башта өй сагы астында калдырылган иде. Әмма күп тапкырлар бу тыюларны бозган өчен мәхкәмә аны гомуми тәртипле колониягә күчерү хакында карар кабул итте.

Узган елның августында аңа каршы тагын бер җинаять эше ачылды. Кәримованы дәүләт акчаларын урлауга катнашы булуда, Үзбәкстан мәнфәгатьләренә каршы килә торган килешүләр төзүдә гаеплиләр.

АКШ Гөлнара Кәримованы ришвәтчелектә һәм 865 миллион доллар күләмендә акчалар юуда гаепле дип саный. Кәримованың исеме АКШ финанс министрлыгының чикләүләр исемлегендә. Бу ешма фикеренчә, Кәримова Үзбәкстанда "оешкан җинаятьчелекнең куәтле берләшмәсен" җитәкләгән.