Нью-Йоркта узачак "Үзгәреш җиле" концертында аншлаг көтелә

"Үзгәреш җиле" концертында Илгиз Шәйхразиев

Нью-Йоркта Carnegie Hall залының интернет сәхифәсендә күренгәнчә партердагы бер мең урынның якынча 100-150 урыны гына буш. Калганнары - алынган яки сатуда юк дип күренә. Концерт залы вәкиле сүзләренчә, күп очракта оештыручылар билетларның бер өлешен үз юллары белән таратыр өчен сатуга чыгармый.

17 гыйнвар "Үзгәреш җиле" концерты узачак Нью-Йоркның 2800 кеше сыйдырышлы Carnegie Hall залының интернет сәхифәсендә партердагы бер мең урынның күбесе алынган дип күренә. Калган 1800 урын - дүрт катлы балконнарда урнашкан. Залның интернеттагы сәхифәсе күрсәткәнчә, аларда да буш урыннар күп калмаган. Бу мәгълүматларга караганда, аншлаг булырга охшый. Әмма Carnegie Hall вәкиле Азатлык хәбәрчесе белән сөйләшүдә партердагы билетларның тагын сатуга чыгу мөмкинлеген әйтте. Аның сүзләренчә, куп очракта оештыручылар билетларны үзләренә теләгәнчә кулланыр өчен сатуга чыгармый.

Азатлыкка үз чыганаклары әйтүенчә, кайбер билетлар татар җәмгыяте вәкилләренә бушка таратылган. Сатуда билет бәясе 12 доллар ярымнан башлана. Иң кыйммәт билетлар – 85 доллар тора.

Idel.Реалии язуынча, "Үзгәреш җиле"н уздыру Татарстанга кимендә 30 миллион сумга төшкән.

БУ ТЕМАГА: "Үзгәреш җиле–4": баяннан китеп, Нью-Йорк тарафына юл алу

Концертка татарлар илнең башка шәһәрләр, штатларыннан да җыелачак. Шулай ук Канададан килергә җыенучылар да бар. Коннектикут штаты, Вашингтон каласында яшәүче татарлар да әллә нигә бер була торган зур татар концертын күрергә теләк белдерә.

Facebook төркемнәрендә активистлар игъланнар чыгарып бер-берсен бу чарага чакыра. Шул ук вакытта татарлар социаль челтәрләрдә реклам аз булуы турында сөйләшә.

Моңарчы игъланнан концертта кайсы татар җырчылары катнашуы, нинди җырлар башкарылуын белү мөмкин түгел иде. Бары концертны кино актрисасы Чулпан Хамматова алып баруы, Джаз оркестр һәм Татарстан опера һәм балет театрының симфоник оркестры катнашуы әйтелде. Концерт буласы атнада гына Carnegie Hall сайтында татар жырчыларының исемлеге басылып чыкты. Алар арасында Әмир Әхмәдишин, Лилиана Газизова, Юлия Гарифуллина, Гөлнара Гатина, Ильяс Гафаров, Артур Исламов, Эльза Исламова (Заяри), Ксения Коробкова, Илнар Миранов, Әлфия Нигъмәтуллина, Руслан Сәйфетдинов, Айдар Сөләйманов, Илгиз Шәйхразиев, Алинә Шәрипҗанова, Мәкъсүт Юлдашев, Айдар Гайнуллин (баянчы), Jukebox триосы бар.

Carnegie Hall концертына күпме татар җыеласын фаразлап кына була. Нью-Йорктагы иң зур татар чарасы - сабантуйга нигездә 200-300 кеше килә.

"Үзгәреш җиле" фестивале Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның татар эстрадасын тәнкыйтьләвеннән соң башланды. Беренче концерты 2016 елда булды. Аны карагач, Миңнеханов концертны ел саен үткәрергә кирәк дигән фикерен әйтте. Фестивальгә татар эстрадасын күтәрергә, музыканың сыйфатына, җыр сүзләренә, башкару осталыгына, стильгә игътибар итәргә дигән максат куелды. Бу чараның музыкаль җитәкчесе итеп беренче көннән үк Мәскәү музыканты Вадим Эйленкриг билгеләнде.