Казанда экология активисты ачлык тота

Елена Изотова

Казанда полиция тоткарлаган экология активисты Елена Изотова ачлык игълан итте. Сәламәтлеге начараюга карамастан, ашыгыч ярдәм аны хастаханәгә салудан баш тарта диелә.

Экология активистлары 14 гыйнварда полиция тарафыннан тоткарланган Елена Изотованың ачлык игълан итүен белдерә. Бу турыда алар социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда хәбәр итте. Изотова 2019 елда Татарстан эчке эшләр министры Артем Хохоринның вазифасыннан китүен таләп итеп ялгыз пикетка чыгуда гаепләнә.

15 гыйнварда мәхкәмә Изотовага 5 тәүлеккә ирегеннән мәхрүм итү карары чыгарган иде. Активист бу карарны шикаять итте. 17 гыйнварда апелляция мәхкәмәсе утырышы Изотованың катнашыннан башка узды. Мәхкәмә Изотова шикаятен кәнәгатьләндерүдән баш тарткан.

Активист хөкем карары белән килешми һәм аны гадел булмаган һәм канунга каршы килә торган карар дип саный.

Активистлар хәбәр иткәнчә, тоткарлангач ук Изотова ачлык игълан иткән. Ул өченче көн рәттән ашаудан баш тарта, су гына эчә. Шул ук вакытта аның сәламәтлеге начарайган, хроник авыруы кискенләшкән. Полиция бүлегенә ашыгыч ярдәм килсә дә, аны дәвалау өчен хастаханәгә алып китүдән баш тарта дип яза активистлар.