Активистлар татар концертында Чулпан Хаматова катнашуына протест белдерде

Your browser doesn’t support HTML5

17 гыйнвар Нью-Йоркның Carnegie Hall залында "Үзгәреш җиле" татар җыры концерты узды. Активистлар бу чарада артист Чулпан Хаматова катнашуына протест белдерде. Пикетта катнашучыларның берсе, "Азат Идел-Урал" иҗтимагый платформасы вәкиле Камил Сукаев Idel.Реалиига чараның максатларын аңлатты.