"Мәскәүгә ике атнага дип килгән идем, бөтенләйгә калдым"

"Алма" кунакханәсе

Мәскәү өлкәсенең Домодедово шәһәрендә хәләл кунакханә ачылуга ярты ел узды. "Алма-отель" хуҗасы Феликс Җамалиев белән әңгәмә кордык.

"Алма-отель"хуҗасы Феликс Җамалиев әйтүенчә, аның кунакханәсендә ашау да, яшәү дә хәләл, мәсәлән, паспортларында гаиләле пар булулары турында штамплары булмаган парларны бер номерга урнаштырмыйлар.

Кунакханәнең ел саен сабантуе уза торган "Елочки" паркы янында урнашуы да очраклы түгел, Феликс әфәнде бу сабантуйны оештыручыларның берсе. Иҗтимагый эшчәнлеген дә әйтеп китәргә кирәк — ул Мәскәү өлкәсе Ленин районының иҗтимагый оешмалары координация шурасын, Видное шәһәре татарларының милли-мәдәни мохтариятен җитәкли. Мәскәүдә һәм Мәскәү өлкәсендә узган татар чараларына да һәрдаим спонсор буларак ярдәм итеп килә — "Феликсбас" автобуслары еш кына татар мәктәбе укучыларын экскурсиягә алып баруга, Мәскәүгә концерт-фестивальгә килгән татар ансамбльләре-артистларын шәһәр буенча йөртүгә җәлеп ителә. Кунакханәдән тыш, Җамалиевның транспорт компаниясе һәм турлар сатучы ширкәте бар.

Феликс Җамалиев

—​ Телефоныгыз еш шалтырый. Кемнең шалтыратуына Татарстан гимны куелган, кемнекенә — марш?

— Барлык шалтыратуларга да Татарстан гимны тора. Марш — эш телефонында.

— Кунакханә, турлар, автобуслы экскурсияләр, сезнең бар бизнесыгыз да сәяхәткә кагыла.

— Үзем дә сәяхәт итәргә яратам. Турист юлламаларын Русиядә сәяхәтләргә дә, чит илләргә дә сатабыз. Элек без отельләргә агент буларак кертә идек, хәзер үз кунакханәбез бар — биш катлы бинада җитмешкә якын кунак бүлмәсе. Намаз өчен аерым бүлмә җиһазландырылган.

— Ни өчен хәләл?

— Чөнки мин намаздагы кеше. Башкача була алмый.

— Мәскәү өлкәсендә хәләл кунакханә акча китерәме соң? Гадәти стандарт кунакханә булса, кереме күбрәк булыр иде.

— Булсын. Бөтен нәрсә дә акчага терәлмәгән бит.

— Минуска китүдән курыкмыйсызмы?

— Китсен, курыкмыйм. Бизнесны үстерүнең башка юллары да бар. Уйлап чыгарырга була.

— Мәскәү өлкәсендә хәләл бизнесның киләчәге бармы? Башкаларга шикләнмичә киңәш итә аласызмы?

— Ачсыннар, булышырбыз. Безгә бер-беребезгә ярдәм итеп яшәргә кирәк.

"Алма" кунакханәсе

— Сезгә дә ярдәм иттеләрме соң?

— Рушан хәзрәт (Рушан Аббясов — Мәскәү өлкәсе Диния нәзарәте рәисе) безнең турыда һәрвакыт сөйли, Рөстәм хәзрәт тә (Рөстәм Давыдов — якындагы Подольски шәһәре имамы), Әнвәр хәзрәт тә (Домодедово районындагы Востряково мәчете имамы) Коръән укырга да киләләр, бездә мәҗлесләр уздырырга заллар барын беләләр, аш уздыручыларга безне тәкъдим итәләр.

— Мөселман эшмәкәрләре берләшмәсе белән хезмәттәшлек нәрсә бирә?

— Хәләл бизнеста кемнең ни белән шөгыльләнгәнен белә башлыйсың. Берләшмәдәге элемтәләр аша хәләл ризыклар җитештерүчеләрне табарга уңайлы. Шулай ук чит шәһәргә килгәндә хәләл ресторан йә кунакханә эзләп йөрисе юк, бер-беребезгә йөреп торабыз.

— Тумышыгыз белән кайдан?

— Казаннан. Мин Казан егете. 1996 елдан бирле Мәскәүдә. Ике атнага дип килгән идем, бөтенләйгә калдым. Үзбәкләр белән төзелештә дә эшләдем. Мин андый эшкә ялкаурак, ләкин башым эшли, кул эшен тизрәк автоматлаштыру ягын карыйм. Үз эшемне булдырам дип, таксист та булып карадым, инкассатор да булдым, электрик булып та эшләдем, такта эше белән дә эшләдем.

— Ягъни үз кунакханәгездә сез теләсә кемне алыштыра аласыз?

— Хәтта хисапчыны да, мин Казан аграр университетының икътисад бүлеген тәмамладым.

Намаз өчен аерым бүлмә

— Гаиләгез кайда яши?

— Беренче хатыным белән улым —​ Казанда. Менә күптән түгел Казан РКБсыннан беренче оныгымны каршы алдык, олы улымның кызы туды. Алар белән һәрвакыт элемтәдә, икенче хатынымнан туган балалар белән аралашып торалар. Барысы биш балам бар — дүрт малай, бер кыз.

— Татарча беләләрме?

— Татарстандагы улым белә, әлбәттә. Кечерәкләре белми, берничә сүз генә әйтә алалар, ләкин "әтием, әтием" дип торалар, татарчага күчмәделәр. Вакыт җитми алар белән аралашырга. Хатыным татар милләтеннән түгел, ләкин татарча аңлый.

— Зур шәһәрдә гаиләдә сөйләшеп кенә татар телен саклап калып буламы?

— Була. Башка җирдә дә сөйләшергә кирәк инде. Күпчелек татар җәмәгать урынында үз телендә сөйләшергә ояла, татарча сөйләшеп өйрәнгәч, урысчага күчкәч акцент булыр дип курка. Гаилә мәҗлесләрен ешрак уздырырга, төрле оешмалар берләшеп, ешрак күрешергә, кичәләр уздырганда татар телендә сөйләшергә тырышырга кирәк. Мин Мәскәүдә 23 ел торып, татарча озак сөйләшмәсәм, күп сүзләр онытыла, әдәби тел китаплар укыганда гына искә төшә.

— Мәскәүдә мондый оешмалардан уңай мисаллар китерә аласызмы?

— Бар андый мисаллар, бик яхшы "Татарча диктант" проектын уйлап чыгарганнар, татарча фестивальләр. Безнең аксакаллар татарча аралаша, алар белән сөйләшми калсак, телебезне онытабыз. Алардан үрнәк алырга кирәк.

— Татар телен саклыйк дип йөргән аксакалларның бер ягы бар — аларның күпчелегенең балалары татарча сөйләшми, хәтта урыс исемнәре дә кушалар, гаиләдә сөйләшеп тә саклап калып булмый татар телен. Ничек уйлыйсыз, ни өчен шулай буын өзелә?

— Белмим, бу сорауга җавап юк. Бер яктан, мин туксанынчы елларда Фәүзия Бәйрәмованың "татарлар", "татарлар өчен" дип ничек ачлык игълан иткәнен искә төшерәм — үзем андый ысуллар белән килешмим. Икенче яктан үз балаларымның татарча бик аңламый башлавын күрәм. Авылларда әби-бабайлар булырга тиеш, балаларны шунда ялга җибәреп, туган телне сеңдерергә, үзебез дә алар белән татарча сөйләшергә тиеш. Ләкин хәзерге балалар үзләре әби-бабайны урысчага өйрәтергә мөмкин.