Транспорт министры юл билгеләрен татарчалаштыруга 190 млн сум кирәк ди

Саба районында юл күрсәткече

Татарстанда юл билгеләренең 67 проценты гына ике телдә. Тулысынча татарчалаштырыр өчен 190 млн сум акча кирәк. Шулай ук Аэрофлотның бер очкычы Муса Җәлил исеме йөртәчәге хәбәр ителде.

Бүген Татарстан хөкүмәте каршында Татарстанның дәүләт телләре турындагы канунны тормышка ашыру буенча шура утырышы узды. Утырыш ярты сәгать дәвам итте. Хөкүмәт башлыгы Алексей Песошин, "Проблемнар җитәрлек. Әлеге юнәлештә эш дәвам итәчәк", дип сүзен кыска тотты.

Узган елга нәтиҗә ясап, дәүләт телләре шурасының 10 утырышы узган. Дәүләт башкарма хакимияте алдында куелган 15 күрсәткечнең 12се үтәлгән. Муниципалитетларда унның алтысы гына тормышка ашкан. Һәрбер министрлык үз өлкәсе өчен хисап тотты.

Иң катлаулы мәсьәләләрнең берсе – Татарстанда юл билгеләренең ике телдә язылмавы. Хәзер республикада 11925 юл билгесе куелган. Шуларның 7984е ике телдә (343е федераль юлларда). Бу 67 процентны тәшкил итә. Аның каравы 2019 елда Татарстанда куелган барлык 828 юл билгесе дә ике дәүләт телендә язылган.

"Дәүләт заказы бирүчеләр мәгълүматына караганда, Татарстанда барлык билгеләрне алыштырыр өчен 190 млн сум акча кирәк. 5221 данәдә юл билгеләрен алыштырырга ихтыяҗ бар", диде Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин.

Җәмәгать транспортларында, шул исәптән метрода мәгълүмат бирү ике телдә 100 процентка эшли дип хисап бирделәр. 1787 җәмәгать транспортында мәгълүмат ике телдә трансляцияләнә.

Федераль карамактагы вокзалларда эш катлаулы булуын сөйләде министр.

"Тимер юл, елга һәм автобус вокзалларында, һава аланында ике телдә мәгълүмат бирү 2018 елда 52 процент булса, узган ел 63,5 процентка җитте. Татарстанда 52 транспорт инфраструктурасы, 24 тимер юл вокзалы, 24 автовокзал, бер елга вокзалы, өч һава аланы бар. Шуларның 33ендә ике телдә хезмәт күрсәтелә. 22 автовокзалда, һава аланында, елга вокзалында мәгълүмати элмә такталар урнаштырылган. Казан, Юдино, Чаллы, Саба тимер юл вокзалларында татар телендә аудио хәбәр итү системы эшли. Казан тимер юл вокзалында, Түбән кама, Ютазы вокзалларында барлык навигация дә ике телдә.

Шул ук вакытта тимер юл инфраструктуралары Русия тимер юллары җәмгыятенең милке санала. Һәм барысы да ике телдә эшләми. Без бу юнәлештә эшлибез. Бу атнада имзаланачак өч еллык килешүдә әлеге мәсьәләне дә куйдык", ди Сафин.

Татарстан транспорт министры тимер юл вокзалында Салих Сәйдәшев маршын уйнатучы бердәнбер төбәк булуын, башка төбәкләрдә мондый мөмкинлек булмавын хәбәр итте. Шулай ук киләчәктә Аэрофлотның бер очкычы Муса Җәлил исемен йөртәчәген дә белдерде.