Татарстанлы Эльмир Таһиров Русия хөкүмәте идарәсе җитәкчесе урынбасары булды

Эльмир Таһиров

Эльмир Таһиров Русия хөкүмәте идарәсе җитәкчесе урынбасары итеп билгеләнде. Ул тумышы белән Казаннан.

Русия хөкүмәте җитәкчесе Михаил Мишустин хөкүмәт идарәсе башлыгы урынбасары вазифасына 49 яшьлек Эльмир Таһировны билгеләде. Элек Таһиров Русия хөкүмәтенең халыкара хезмәттәшлек департаменты мөдире урынбасары иде.

Эльмир Таһиров Казанда туып үскән, 1993 елда Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институтын тәмамлаган. 1993-1999 елларда Русия тышкы эшләр министрлыгында һәм Русиянең Омандагы илчелегендә эшли. 1999-2002 елларда тышкы эшләр министрлыгының икенче секретаре, соңрак беренче секретаре була. 2002 елдан 2008 елга кадәр Русия илчелегенең АКШтагы беренче секретаре, киңәшчесе, өлкән киңәшчесе булып эшли.

2008 елдан 2012 елга кадәр Русия хөкүмәтенең халыкара хезмәттәшлек департаменты мөдире урынбасары була, 2012 елда әлеге департаментның җитәкчесе итеп билгеләнә.

21 гыйнварда Русия премьер-министры Михаил Мишустин яңа хөкүмәт әгъзаларын игълан итте. Татарстанның элекке төзелеш министры Марат Хөснуллин Русия вице-премьеры вазифасына куелды. 2010 елда ул Мәскәү мэриясына төзелеш департаменты мөдире булып килгән иде. Аннары ул Мәскәү мэры Сергей Собянинның шәһәр төзелеше сәясәте һәм төзелеш буенча урынбасары булды. Хөснуллин киткәч, бу вазифага шәһәрнең төзелеш департаменты башлыгы Андрей Бочкарев билгеләнде.

Бочкарев урынына департамент җитәкчесе итеп элек аның урынбасары булган Рафик Заһретдинов билгеләнде. 41 яшьлек Заһретдинов Казанда архитектура-төзелеш академиясен тәмамлаган. 2006-2010 елларда Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында эшләгән.