Илдар Гыйлметдинов Русия думасында Милләтләр эше комитеты рәисе вазифасыннан китә

Илдар Гыйлметдинов

Ул комитетта рәиснең беренче урынбасары вазифасын башкарачак, рәис урынына "Гадел Русия" фиркасе вәкиле билгеләнәчәк.

Русия думасына Татарстаннан сайланган депутат, Русия татарларының федераль милли-мәдәни мохтарияте җитәкчесе Илдар Гыйлметдинов Русия думасының Милләтләр эшләре комитеты рәисе вазифасыннан китәчәк. Бу турыда "РИА Новости" мәгълүмат агентлыгына думада "Бердәм Русия" фракциясе җитәкчесе Сергей Неверов хәбәр итте.

Неверов сүзләренчә, комитетны "Гадел Русия" фракциясе вәкиле җитәкләячәк, Гыйлметдинов исә аның беренче урынбасары вазифасын алачак. "Гадел Русия белән килешү нигезендә Мәгълүмати сәясәт комитеты безгә бирелә, ә безнең Милләтләр эшләре комитеты аларга тапшырыла", дип аңлатты ул үзгәрешләрне.

Аның сүзләренчә, "Бердәм Русия" фракциясендә Илдар Гыйлметдинов эшенә дәгъвалар юк, ул комитетта эшен "яхшы гына" дәвам итәчәк.

Илдар Гыйлметдинов Русия думасына Татарстаннан сайланды. 2016 елда, дума үз эшен башлагач, Гыйлметдинов Милләтләр эшләре комитеты рәисе итеп билгеләнде, рәсми Татарстан моны федераль дәрәҗәдә зур уңыш итеп күрсәтте, шулай да моңа каршылар да булды.

Гыйлметдинов федерализм, татар теле мәсьәләләрендә еш чыгышлар ясаса да, бер төркем татар җәмәгатьчелеге аны думада милли мәнфәгатьләрне якламауда гаепләп килде. 2018 елның җәендә Русия думасында республика милли телләрен укыту мәсьәләсе каралганда, Гыйлметдинов милли телләрне ихтыяри укыту турында канун өлгесен хупларга өндәде.