23 гыйнвар Казан мэриясы бинасы алдында узган ялгыз пикетларда унлап активист бер-берсен алмаштырып "Метшинның байлыгы 700 миллион сум. Ә синеке?", "Күрмим. Ишетмим. Әйтмим", "Метшинның зур сараеның кайда булуын зурлар да, балалар да белә", дигән һәм башка шигарләр күтәреп торды.
Your browser doesn’t support HTML5
Активист Алексей Бояров Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйковның күзен каплаган, Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның колагын каплаган, Казан мэры Илсур Метшинның авызын каплаган рәсемле һәм астына "Күрмим. Ишетмим. Әйтмим" дип язылган плакат күтәреп чыкты.
Ул Азатлыкка, мэрның каян 700 миллион сумлык милке булуын аңлатуын һәм прокуратураның бу хәлне тикшерүен һәм мэрның вазифасыннан китүен таләп итүләрен белдерде.
БУ ТЕМАГА: Навальный штабы: Илсур Метшин гаиләсе 700 млн сумлык күчемсез милеккә ия"21 гыйнвар Навальный штабы Казан мэры Илсур Метшинның милеген тикшереп аны җәмәгатьчелеккә чыгарды. Әмма плакаттан да күренгәнчә Татарстан прокуроры мэрның бу байлыкка ничек ирешүен тикшерергә теләми, Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов бернәрсә дә ишетми, ә Метшин 700 миллион сумлык күчемсез милеге турында бер сүз дә әйтми һәм бернинди дә коментар бирми" диде Бояров.
"Метшинның байлыгы 700 миллион сум, ә синеке?" дигән шигар күтәреп торган Олег Емельянов, Азатлыкның Метшинның бу кадәр акчасы булуын сез каян беләсез дигән соравына, Росреестр оешмасында бу мәгълүматның булуы турында әйтте.
"Метшинның кыйммәтле йорты урнашкан җирнең 2013 елгы бәясе дә билгеле. Болар барысы да ачык чыганакларда. Без Казан шәһәре думасы һәм прокуратураның елына 5-6 миллион сумлык кереме булган Казан мэрының шушындый кыйммәтле күчемсез милекне ничек ала алуын ачыклап, тикшерү уздыруын таләп итәбез", диде ул.
Активист Тимур Төхвәтуллин Казан мэрының башбаштаклыгы белән килешмичә әлеге пикетка чыгуын әйтте.
Активист Марина Шоетова хакимият Навальный уздырган тикшерүләрне күрмәмешкә салыша, мин хакимияттән бу тикшерүләргә аңлатма бирүләрен таләп итеп пикетка чыктым дип җиткерде.
"Хакимиятнең караклык һәм коррупция дәлилләренә һәм фактларына күз йомуы дөрес тенденция түгел дип саныйм. Хакимият бернидән дә курыкмый икән яисә Навальный китергән фактлар ялган икән, безнең янга чыгып бу турыда әйтсеннәр. Яисә рәсми аңлатма язсыннар. Кызганыч, алар болай эшләмиләр", диде ул.
Ялгыз пикетлар барышында Казан мэры Илсур Метшин да башка түрәләр дә пикетчылар янына чыкмады. Аның каравы полиция хезмәткәрләре килеп һәрбер пикетчының паспортын тикшерде. Шулай ук читтән күзәтүче һәм машиналардан карап торучы иминлек хезмәткәрләре дә күренде.
20 гыйнвар Навальныйның Казандагы штабы вәкилләре Казан мэры Илсур Метшинның гаиләсе Фермское шосседагы йорт һәм аның янындагы бөтен җир кишәрлекләрен сатып алуын ачыклавы турында белдерде. Навальный вәкилләре Метшинның күчемсез милкенең бәясе 700 миллион сум дип әйтә һәм мэрның бу кадәр байлыкны ничек җыюы турында аңлатма таләп итә.