Голунов эше нигезендә элеккеге полиция хезмәткәрләре тоткарланган

Иван Голунов

Медуза журналисты Иван Голунов эше кысаларында биш кеше тоткарланган диелә. Аларны Тикшерү комитетына китергәннәр.

Мәскәү шәһәре Көнбатыш административ бүлгесе эчке эшләр идарәсенең элеккеге хезмәткәрләре журналист Иван Голунов эше кысаларында тоткарланган. Бу турыда үз чыганакларына таянып Baza яза. Голунов үзе дә бу мәгълүматны раслады.

Ничә кеше тоткарланганы төгәл әйтелми. Төрле чыганаклар биш яки алты кеше тоткарлануын белдерә. Алар сорау алу өчен Тикшерү комитетына китерелде диелә.

ТАСС хәбәр иткәнчә, тоткарланучылар бишәү: Мәскәү шәһәре Көнбатыш административ бүлгесе эчке эшләр идарәсендә элек наркотиклар әйләнеше контроле бүлеге башлыгы булган Андрей Щиров һәм элеккеге оперативниклар Роман Феофанов, Максим Уметбаев, Акбар Сергалиев, Денис Коновалов.

Элеккеге полиция хезмәткәрләре Иван Голуновка карата җинаять эше ачтырыр өчен ялган материаллар булдыруда гаепләнә.

Иван Голуновны 2019 елның 6 июнендә тоткарладылар . Аның букчасында әфьюн табылды диелде. Ләкин журналист бу наркотикларны букчага полиция үзе салган диде.

Голуновны якларга киң җәмәгатьчелек күтәрелде. Журналист букчасында табылган накротикларның аныкы була алмавы дәлилләнде. Голуновны иреккә чыгардылар, аны тоткарлаган полиция хезмәткәрләре эшләреннән алынды. Әмма журналист озак вакыт аларга карата җинаять эше кузгатуга ирешә алмады.

Соңрак Голуновны тоткарлаганда вазифасыннан канунсыз файдаланган полиция хезмәткәрләренә карата җинаять эше ачылды, журналист зыян күрүче дип танылды.

Букчасына наркотиклар ташлап, утыртырга тырышуларын Голунов үзенең коррупциягә каршы журналист тикшеренүләре белән бәйләде.