Русия хөкүмәте ватандашлык алуны җиңеләйтергә тәкъдим итә

Архив фотосы

"Русия ватандашлыгы турында" канунга Дәүләт думасы әзерләгән үзгәрешләр илгә 5-10 млн яңа ватандаш җәлеп итәр дип көтелә.

Русия думасы чит ил кешеләренә Русия ватандашлыгы алуны җиңеләйтә торган кануннар әзерли. "Русия ватандашлыгы турында" канунга үзгәрешләр март аенда тавыш бирүгә куелырга мөмкин дип яза Коммерсантъ.

Үзгәрешләргә ярашлы, Русия ватандашлыгы алырга теләүчеләргә элеккеге ватандашлыгыннан баш тартырга кирәк булмаячак, алар берьюлы ике ил ватандашы булып кала ала. Бу тәртип элегрәк "ЛНР" һәм "ДНР" төбәкләре кешеләре өчен кертелгән иде. Алар Украина ватандашлыгыннан баш тартмыйча Русия паспорты ала алды.

Русия президенты Владимир Путин карары белән илнең миграция сәясәтен тормышка ашыру өчен эшче төркем төзелгән, ул 2019 елның мартыннан бирле эшли. Бу төркемнең бурычы – Русиягә мөмкин кадәр күбрәк, 5 миллионннан алып 10 миллионга кадәр яңа ватандаш җәлеп итү диелә.

Русия думасы вице-спикеры Петр Толстой белдергәнчә, документ язгы сессиядә үк кабул ителергә мөмкин. "Теләгән кеше Русия ватандашы була алсын. Ә Русия үз ватанлашларын яклаячак" дип белдергән ул.

Моннан тыш, канунга башка үзгәрешләр дә кертелергә мөмкин. Алар Русия ватандашлыгы алуны җиңеләйтә. Хәзерге кагыйдәләргә күрә, Русия ватандашы булу өчен чит ил кешесенә Русиядә биш ел яшәргә кирәк, ул үзенең кануни керемнәрен дәлилләргә дә тиеш. Бу чикләүләрне яңа кануннан төшереп калдырырга мөмкиннәр диелә.

"ДНР" һәм "ЛНР" төбәкләрендә яшәүчеләргә Русия ватандашлыгын гадиләштерелгән ысул белән алу турында карарны Русия президенты Владимир Путин 2019 елның апрелендә имзалады. Андый гаризалар өч ай эчендә каралырга тиеш.