Курсларга йөрергә теләк белдерүчеләр 12 кеше җыелса, укулар 23 февральдә башланачак.
Мәскәүдә "Умарта" татар теле курслары башкорт һәм чуаш теле төркемнәренә укучылар җыю турында игълан итә.
"Умарта” курсларын оештыручы Лилиана Сафина Азатлыкка: "Халык җыелса, 23 февральдән соң башлыйбыз", дип хәбәр итте. Телләрне укытырга педагогик белемле башкорт һәм чуаш милләт вәкилләре чакырылган.
"Умарта"ның 2001 елдан бирле Әсәдуллаев йортында узып килгән курслары хәзер Мәскәү үзәгендә урнашкан балалар китапханәсе бинасында үтә.