Татар активистлары Татарстан туграсы төшкән 10 мең байракчык таратты

Татар активистлары Казанның Бауман урамында

"Азатлык" татар яшьләре берлеге Татарстан дәүләт гербы көненә багышлап республика шәһәрләрендә чаралар уздырды.

“Азатлык” татар яшьләре берлеге вәкилләре Казанда, Чаллыда һәм Түбән Камада Татарстан туграсы көненә багышлап чаралар уздырды. Алар герб сурәте төшерелгән 10 мең кечкенә әләмне шәһәр урамнарында кешеләргә таратты. Казанда чара Бауман урамында узды. 7 февральдә Татарстан дәүләт гербы кабул ителүгә 28 ел тула.

Оешма активисты Наил Нәбиуллин Азатлыкка сөйләгәнчә, бу чаралар ике зур юбилейга – Татарстанның суверенитет турында декларация кабул итүенә 30 ел һәм ТАССРның 100 еллыгына багышланган.

“Бу чара белән без татар халкы һәм Татарстан тарихында истәлекле көн турында искә төшерергә телибез. Гербны һәм Татарстанның бүтән дәүләти символларын популярлаштыру милли үзаңны үстерергә, татар халкы һәм республика белән горурлыкны арттырырга ярдәм итә. Кызганычка каршы, бу көн дәүләт күләмендә зур чаралар белән билгеләп узылмый” дип сөйләде Нәбиуллин.

“Азатлык” татар яшьләре берлеге 10 ел дәвамында ел саен Татарстан туграсы көненә багышланган чаралар уздыра. Быел алар Татарстан гербы көнен зурлап уздыруны таләп итеп республиканың мәдәният министрлыгына мөрәҗәгать итте.