"Академия төзелгәч ислам белемен алу өчен чит илгә бару ихтыяҗы калмады"

Чарада катнашучылар

Русиянең эчке сәясәте, шул исәптән дини-милли вазгыять өчен җаваплы Сергей Кириенко Болгарда мөселман мәгарифе турында киңәшмә үткәрде.

8 февраль Болгар ислам академиясендә (БИА) Русия президенты идарәсе җитәкчесе урынбасары Сергей Кириенко рәислегендә уку йортының багучылар шурасы утырышы үтте. Ил күләмендә динне күзәтүче түрә әлеге шураның рәисе булып тора. Моңа карамастан, бу аның БИАга беренче сәфәре булды.

Багучылар исемлеге шактый озын, анда барлыгы 28 кеше, шулар арасында гел игътибар үзәгендә булучы Чечня башлыгы Рамзан Кадыров, Кырым җитәкчесе Сергей Аксенов, миллиардер Алишер Усманов кебек билгеле затлар да бар. Тик бүгенге утырышка алар килмәгән, аның каравы шураның башка әгъзалары – Дагыстан башлыгы Владимир Васильев, "Лукойл" ширкәте хуҗасы Вагит Алекперов, Эрмитаж музее мөдире Михаил Пиотровский өстәл түрендә утырдылар.

Your browser doesn’t support HTML5

Болгар ислам академиясенең багучылар шурасы утырышы

Бу җыелышта Болгар ислам академиясенең үсеш стратегиясе турында фикер алышу каралган иде. Бу хакта чара башланыр алдыннан журналистларга Русиянең тышкы эшләр министры урынбасары Михаил Богданов җиткерде. Тик бу стратегия нидән гыйбарәт икәнлеген белергә теләүче каләм ияләренә мондый мөмкинлек бирмәделәр. Җыелыш башлангач сүзне Сергей Кириенко алды. Ул академия ни өчен төзелгәне, Русия президенты Владимир Путин нинди ярдәм күрсәтүе хакында кыска гына нотык тотты.

БИАны бетергән шәкерт өенә дөрес белем, дөрес мәдәният, дөрес гадәтләр белән кайтырга тиеш

Без монда Русия президенты ярдәмендә төзелгән Ислам мәдәнияте, фәне һәм мәгарифенә ярдәм күрсәтү фонды Болгар ислам академиясенә булышу турында да фикер алышачакбыз. Сүз нигездә абитуриентлар, шәкертләр турында бара. Моннан тыш мөгаллимнәргә дә булышу мөһим. Ә иң мөһиме – уку йортын тәмамлаган егетләргә ярдәм күрсәтү, бигрәк тә беренче елларны. Бездә алынган белем чит илнеке белән тәңгәл булуы зарур. БИАны бетергән шәкерт өенә дөрес белем, дөрес мәдәният, дөрес гадәтләр белән кайтырга тиеш", диде Русия президенты идарәсе җитәкчесе урынбасары.

Чарада катнашучылар

Аннары Кириенко сүзне Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка тапшырды. Миңнеханов "национальный лидер" Владимир Путинга рәхмәт әйтте, 1980-90нчы елларда ачылган мөселман уку йортларында белем алган шәкертләр төрле экстремистик агымнар, радикал дини төркемнәр йогынтысына эләгә иде диде ул һәм БИА төзелгәч бу мәсьәлә чишелер дигән өмет белдерде.

"Академия мәгариф үзәге генә булып калмыйча, Русия исламының интеллектуаль мәйданы булырга тиеш. Ил өммәте үсешенә кагылышлы концептуаль карарлар чыгару үзәге булырга тиеш. Русия карашларын халыкара сәхнәдә яклау һәм аның имджын алга сөрү өчен тырышу кирәк" диде Миңнеханов.

Чарада катнашучылар

Болгар ислам академиясе ректоры Данияр Абдрахманов исә үзе җитәкләгән уку йорты турында сөйләде. Ул әйткәнчә, хәзер БИАда 96 кеше магистрлык, 26 шәкерт докторлыкка укый. Барлыгы 15 мөгаллим бар.

Без экстремизм һәм террорчылык идеологиясенә каршы торучы белгечләр әзерлибез

"Академия төзелгәч ислам белемен алу өчен чит илгә барырга ихтыяҗ юк. Без экстремизм һәм террорчылык идеологиясенә каршы торучы белгечләр әзерлибез. Планнарда уку-методик үзәк төзү, голәмә шурасы эшен киң җәелдерү, 2022 елда бөтенрусия ислам китапханәсе булдырырга уйлыйбыз, аның эчендә кулъязмаларны реставрацияләү лабораториясе, дигиталлаштыру лабораториясе булачак. Дин белеме турында фәнни журнал ачу эше алып барыла, чит илләрдәге уку йортлары белән хезмәттәшлек турында сөйләшәбез" диде Данияр әфәнде.

Чарада катнашучылар

Абдрахманов кыска гына нотык ясаганнан соң Кириенко: "Массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренә рәхмәт, сезнең залдан чыгуыгызны сорыйбыз, ә без ирекле рәвештә фикер алышачакбыз", диде дә журналистларны ишек артына озаттылар. Болгар ислам академиясен үстерү стратегиясе турында нәрсәләр әйтелгәне билгесез калды. Чөнки багучылар шурасы әгъзалары 15-20 минут утыргач төшке ашка ашыкты. Каләм ияләрен алар янына якын да китертмәделәр.