10 февральгә каршы төндә Лос-Анджелеста 92нче "Оскар" премиясен тапшыру тантанасы узды. Тантананың төп бүләген Көньяк Кореянең "Паразитлар" фильмы алды (Gisaengchung), аның җиңүе көтелмәгән булды. Иң яхшы фильмнан тыш, ул шулай ук "иң яхшы чит ил фильмы", "иң яхшы режиссер" һәм "иң яхшы оригиналь сценарий" исемнәрен дә яулады.
"Паразитлар" фильмы (Азатлык аның турында Киноханә шәлкемендә сөйләгән иде) – режиссер Пон Джун-хоның социаль драма-комедиясе. Фильм сюжеты ярлы корея гаиләсенең хәйлә белән бай гаиләгә эшкә урнашуын тасвирлый. Тамашачы кайсы якның паразит булганы турында уйлаганда, фильм көтелмәгән борылышлар белән шаккатыра.
Иң яхшы ир-ат роле өчен "Оскар" бүләге "Джокер" фильмында төп рольне башкарган өчен Һоакин Феникска бирелде. Иң яхшы хатын-кыз роле өчен премиягә Рене Зеллвеггер ("Джуди") лаек дип табылды. Икенче пландагы иң яхшы рольләр ияләре дип Брэд Питт һәм Лора Дерн аталды.
БУ ТЕМАГА: 2020 елның иң көтелгән 20 кинопремьерасы"Джокер" фильмына саундтрек язган Һилдур Гуднадоттир иң яхшы композитор бүләген алды, ә "Рокетмен"да яңгыраган "(Iʼm Gonna) Love Me Again" җыры иң яхшы җыр дип аталды. Иң шәп анимацион фильм дип Pixar студиясенең "Уенчыклар хикәясе 4" мультфильмы танылды.
Букмекерлар иң яхшы фильм булачак дип фаразлаган "1917" фильмы бары тик иң яхшы оператор эше, визуаль эффектлар һәм тавышны туры китерү өчен бүләкләрне ала алды.
"Оскар" премиясен Америка кинематограф сәнгате һәм фәннәре академиясе тапшыра. Ул кино өлкәсендә иң абруйлы һәм югары бүләк булып санала. 2020 елда "Оскар" бүләкләре 92нче тапкыр тапшырылды.