Путинга "хөкем карары чыгарган" активист тагын ике айга сак астында калдырылды

“Грэмм хөкемдар” веб-сериалыннан күренеш

Кәрим Ямадаев мәхкәмә утырышында аны сак астында тоту шартлары начар булуга зарланган

Чаллыда яшәүче активист, элеккеге полиция хезмәткәре Кәрим Ямадаевның тикшерү изоляторында тотылу вакыты тагын ике айга озайтылды. Ямадаев Владимир Путин, Дмитрий Песков һәм Игорь Сечинга хөкем карары чыгаруны сурәтләгән видеосы өчен “террорчылыкны аклау” һәм “хакимиятне мыскыллау” маддәләре нигезендә гаепләнә. Активистның эшен Казанның Совет районы мәхкәмәсе карый.

Активистны Агора адвокаты Павел Терентьев яклый. Мәхкәмә утырышында ул Ямадаевның даими торыр урыны барлыгын хәбәр иткән һәм аны өй сагына җибәрүләрен сораган. Тикшерүче исә активист качарга һәм тикшерүгә киртә куярга мөмкин дип адвокат үтенеченә каршы төшкән. Мәхкәмә аның белән килешеп, Кәрим Ямадаевның сак астында тотылуын 30 апрельгә кадәр озайтты.

Ямадаев изолятрда тору шартлары начар булуга зарланган, элеккеге полиция хезмәткәре булганлыктан, үзен башка тоткыннардан аерым урнаштырырга тиешләр дип белдергән.

“Хөкемдар Грэмм” дип аталган веб-сериалның беренче сериясен Ямадаев 2019 елның 29 декабрендә интернетка элде. Видеода күкрәкләренә "Игорь Сечин", "Дмитрий Песков", "Владимир Путин" дип язылган кешеләргә "хөкем чыгару" тасвирланган.

3 гыйнварда аның өендә тентү узды, шул ук көнне активистка каршы җинаять эше ачылды.

2019 елның язында Ямадаев “Путинны җирләү” чарасын оештырган өчен 28 тәүлеккә ирегеннән мәхрүм ителгән иде.

2019 елның гыйнварында Ямадаевны Чаллыда сәяси репрессияләр корбаннары истәлегенә "һәйкәл" куюы өчен сигез тәүлеккә сак астына алдылар.

Ямадаев мәхкәмә карары белән килешмичә, ике очракта да Европа кеше хокуклары мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итте.

Безгә хәбәр җибәрергә яки элемтәгә керергә теләсәгез, WhatsApp.-ка языгыз.