Рамил Төхвәтуллин: "Чигенүнең дә чиге булырга тиеш"

Your browser doesn’t support HTML5

12 март Татарстан парламенты Русия Конституциясенә үзгәрешләр кертүне хуплап тавыш бирде. Рамил Төхвәтуллин үз чыгышында каршы фикерләр әйтте. "Урыс теле –​ дәүләт коручы халык теле" гыйбәрәсен кертү "урыс халкын өстенрәк кую булып чыга" дип саный депутат. "Русияне күп санлы милләтләр тәшкил итә, алар федерация нигезе булып тора. Билгеле, урыс халкы 82 процент тәшкил итә, төп дәүләт теле дә –​ урыс теле. Шулай да бер телгә генә, бер халыкка гына аерым статус бирү гадел эш түгел дип саныйм. Бу минем генә фикер түгел, бу 22 милли республика вәкилләре фикере дә", диде Төхвәтуллин.