Ркаил Зәйдулла: "Бер генә халык күпмилләтле илдә дәүләт коручы җаваплылыгын үз өстенә алырга тиеш түгел"

Your browser doesn’t support HTML5

12 март Татарстан парламенты Русия Конституциясенә үзгәрешләр кертүне хуплап тавыш бирде. Дәүләт шурасы депутаты, язучы Ркаил Зәйдулла кайбер үзгәрешләргә каршы чыкты. Ул, беренче чиратта, федераль мөнәсәбәтләргә караган төзәтмәләргә игътибар итте. "Мәсәлән, 67нче маддәдә "федераль территорияләр" булдырылырга мөмкин дигән сүз миңа аңлашылмый. Русиянең бөтен территориясе федераль җир түгелмени? Ягъни, үзәк берәр төбәкне үзе өчен аеруча әһәмиятле дип таба икән, аны республикадан аерып алып, аны федераль территория дип игълан итә аламы?" диде Зәйдулла.