Миңнеханов коронавирус куркынычы сәбәпле республикада махсус тәртип кертте

Рөстәм Миңнеханов

Рөстәм Миңнеханов

Аерым санитар-эпидемиология тәртипләре 15 апрельгә кадәр гамәлдә булачак.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе нигезендә республиканың коронавирус таралуына каршы көрәш штабы Татарстанда махсус тәртип кертелүе хакында хәбәр итте. Коронавирус таралуны булдырмауга юнәлтелгән махсус санитар-эпидемиология тәртибе 15 апрельгә кадәр гамәлдә булачак, дип хәбәр итә Татар-информ.

Махсус тәртип кысаларында республикада чикләүләр кертелә. Халыкара спорт чаралары кичектерелә, спорт матчларына тамашачылар кертелмәячәк, мәдәни чаралар башка вакытка күчерелә. “Планлаштырылган гастроль концертлары оештыручылар иминлеген тәэмин итү өчен барлык таләпләрне катгый үтәгән һәм тамашачыларның сәламәтлеге өчен шәхсән җавап биргән очракта гына үткәреләчәк” диелә хәбәрдә.

Дәүләт хакимияте хезмәткәрләренең чит илләргә эш сәфәрләре дә кичектерелә. Республикадагы ширкәтләрнең җитәкчеләренә дә хезмәткәрләрен чит илләргә эш сәфәренә җибәрмәскә киңәш ителә. Коронавирус таралган илләрдән кайткан кешеләргә кичекмәстән бу хакта Роспотребнадзорга хәбәр итүләре сорала. Андый кешеләр өчен тәүлек әйләнәсе кайнар линия эшли.

Билгеле булганча, Татарстан экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков Германиядә эш сәфәре белән булып кайтканнан соң өендә 14 көн дәвамында карантин узачак.

Элегрәк коронавирус сәбәпле Бакуда Ваһапов фестивале концерты, Халыкара татар теле олимпиадасы кичектерелүе, Super Tatar һәм Juna төркемнәренең Европадагы концертлары узмаячагы билгеле булган иде.